6 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Даруларга бәя күтәрелмиме?
Соңгы вакытта кайбер даруларга гадәттәгедән күбрәк сорау туды.
-
Битлекләр вирустан саклый, бәясе дә кыйммәт түгел
“Таттехмедфарм” предприятиесе белгечләре әйтүенчә, бер битлекнең үзкыйммәте 8 сум тора.
-
Фастфудтан кергән салымны симерүне дәвалауга тотарга тәкъдим иттеләр
Борис Менделевич белдергәнчә, Россиядә 55 процент кеше симерүдән интегә.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан сораштыру
6 ноябрь Татарстанда Конституция кабул ителгән көн. Конституция - республикабызның төп законы. Аның әһәмияте нинди? Конституциядәге маддәләрнең кайсысын аеруча мөһим дип саныйсыз? Әлеге уңайдан тарих һәм татар теле укытучыларының фикерләрен тыңладык.
-
Яңа Мәскәү-Казан юлы төзелеше кибеп баручы күлләрне яңартырга мөмкинлек бирәчәк
Кибеп баручы күлләрне су белән өстәмә тутыруны сорап, җирле халык мөрәҗәгать итә.
-
Табиб билгеләмәгән даруны куллану авыруны катлауландырачак
Эксперт даруларны үз белдеклегең белән эчеп, авыруны кискенләштерү мөмкинлеге хакында кисәтте.
-
Горурлыгым син - Татарстан!
Бүген Татарстан Конституциясе көне уңаеннан республикабызда күп кенә объектлар һәм шәхси йортлар, төрле оешмалар республика флагы төсенә бизәләләр.
-
Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясенең потенциалы бик зур, ул бик күп төрле сорауларга җавап бирә
Бүген Татарстан халкы республикабыз Конституциясе көнен билгеләп үтә.
-
Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлекләрне 50 % дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә алалар
Иминиятләштерү аграр тармагында товар җитештерүчеләргә килгән зыянны капларга мөмкинлек бирә.
-
60 ел пар канат булып, иңне-иңгә куеп гомер итүче Сәлаховлар гаиләсе һәркемгә үрнәк
Ринат абый мәктәп директоры, әйдәп баручы колхозның партоешма, аннан райком секретаре, учреждение җитәкчесе булды, ә Кәүсәрия апа “декабрист хатыны“ ролендә ире артыннан төпләнеп, укытучы хезмәтен башкарды.
-
Шыгай авылында яшәүче Бибизакирә әби Насыйбуллина 102 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Якыннары янәшәсендә ул кабат озын гомер юлын барлады.
-
Техникасыз чәчтек тә, урдык та, суктык та, ди Гарәф бабай Миңнуллин
Йомралы авылында гомер итүче Гарәф бабай Миңнуллин 90 яшьлеген тутырды. Аңа Рәсәй Президентының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырылды.
-
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне
Миллионлаган халык, дистәләгән милләт яшәгән республикабызда дуслык, татулык идеяләре хөкем сөрә. Бердәм хезмәт, уртак тырышлыгыбыз безне бер максатка туплый һәм үсешкә алып бара. Конституция Татарстан халкының мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышаныч беркетә. Республикабыз көннән-көн күбрәк таныла бара, даны еракларга тарала.