Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бөтенроссия конкурсында Татарстан вәкилләре алдынгылар сафында

“Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия конкурсында Мамадыш шәһәре һәм Баулы районының Исергәп авыл җирлеге призерлар булдылар.

(14 октябрь, “Апастово-информ”). 


 Бу конкурс кысаларында, теге яки бу җирлектә нинди яңа тәҗрибәләр, яңалыклар, технологик үзгәрешләр кулланылышы өйрәнелә. 
Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән ике яклы элемтә, җәмәгать җирле үзидарәсенең үсеше һәм гражданнарны җирле үзидарә эшенә тарту номинациясендә шәһәр округлары һәм җирлекләре арасында Мамадыш шәһәре җиңеп чыкты. Ә инде халыкка уңайлы яшәү мохите булдыру һәм торак-коммуналь хуҗалыгы үсешен тәэмин итү номинациясендә Баулы районының Исергәп авыл җирлеге икенче урынны алды. 
Башкарылган эшкә нәтиҗә ясап, Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Марат Хөснуллин мондый конкурсларның бик мөһим булуын билгеләп үтте. Чөнки, шундый конкурслар барышында халыкның үзе яшәгән мохит белән канәгатьлек хисе ачыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев