Бу язда районда 4200 төп агач-куаклыклар утыртылды
Узган ел ахырында Татарстанда игълан ителгән «Хәтер вахтасы"нда Апас районы программаның барлык пунктларын төгәл үтәде һәм катнашты. Бу акция буенча, былтыр көзен Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау максатында урамнарда, бакча-сквер, парк-бакчаларда 3000 төп агач, төрле декоратив куаклар утыртылган иде. Бу язда аңа тагын 4200 төп агач-куаклыклар өстәлде. Моңардан тыш...
Узган ел ахырында Татарстанда игълан ителгән «Хәтер вахтасы"нда Апас районы программаның барлык пунктларын төгәл үтәде һәм катнашты. Бу акция буенча, былтыр көзен Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау максатында урамнарда, бакча-сквер, парк-бакчаларда 3000 төп агач, төрле декоратив куаклар утыртылган иде. Бу язда аңа тагын 4200 төп агач-куаклыклар өстәлде. Моңардан тыш районыбыз урманчылары да берничә гектарда урманнарны яңарттылар. Апас буасы ярларындагы 10 гектарлык яңа нарат урманы да бүген ныклап тамыр җибәрде. Хәзер районыбызда урман-куаклыклар районыбыз биләгән барлык 1000 квадрат километр мәйданның 10 процент өлешенә җитеп килә. Гектарларга күчерсәк-бүгенгә ул 7171 гектар тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев