8 май 2015 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 08.04.2015
-
Районда яңа гаилә туды
Бүген Апаста Морзалар егете Илнур Шәехов белән Шыгай авылы кызы Алинә Мухамова никахларын рәсмиләштерделәр. Аларны яңа тормышка аяк басулары белән кайнар котлыйбыз! Гаилә тормышлары бүгенгедәй һәрчак балкып торсын, тынычлык, тигезлек телибез.
-
Башкала кунагы Апас хастаханәсе белән танышты
Бүген зур бәйрәмгә килгән башкала кунагы, "Ак Барс" банк идарәсе председателе урынбасары Илфан Гобәйдуллин район хастаханәсендә булып, андагы заманча төзекләндерү эшләре һәм ветераннар дәвалану өчен ачылган махсус палаталар белән танышты. Бу махсус палаталарны булдыруда "Ак Барс Банк" идарәсенең дә өлеше зур. Ул биредә төзекләндерү эшләрен башкару өчен матди ярдәм күрсәткән....
-
Бүген районда рәхмәтнең олысы алар исеменә яңгырады
9 Май - Бөек Җиңү көне районда зурлар билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры ятимнәре - һәркайсы игътибар үзәгендә булды. Менә бишенче ел инде район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен Бөек Ватан сугышы ветераннарын...
-
Нәрсә инде бу: Әнәле авылы янәшәсендә чүплек хасил булган
- Исәнмесез, без бүген апам белән үзебезнең тирә-юнгә прогулкага чыктык. Бара торгач бер зур булмаган чүплеккә тап булдык. Бу чүплек безнең районыбызның Әнәле авылы янәшәсендә урнашкан. Нишләп кешеләр табигатькә битараф карыйлар икән? Шул арада каршыбызга бер яшь малай чүп төялгән арбасын тартып чыкты һәм арбасындагы чүбен кабат шул ук җиргә...
-
Бу язда районда 4200 төп агач-куаклыклар утыртылды
Узган ел ахырында Татарстанда игълан ителгән «Хәтер вахтасы"нда Апас районы программаның барлык пунктларын төгәл үтәде һәм катнашты. Бу акция буенча, былтыр көзен Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау максатында урамнарда, бакча-сквер, парк-бакчаларда 3000 төп агач, төрле декоратив куаклар утыртылган иде. Бу язда аңа тагын 4200 төп агач-куаклыклар өстәлде. Моңардан тыш...
-
Миңнезифа апа Галиева китап язарлык үткәннәрен бүген дә әрнеп-әрнеп искә ала
Гомерен Чүрибурашта үткәргән, биредә тормыш корган, хезмәт иткән, ил-көнгә лаек балалар үстергән Миңнезифа апа Галиева бүген Лаеш районында кызы Гөлсинә тәрбиясендә яши. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге делегация аңа туган якның кайнар сәламнәре белән бергә, котлаулар, күчтәнәчләр дә алып барды. Миңнезифа апа сугыш башлану турындагы шомлы хәбәрне Украина җирендә ишетә....
-
Мәрмәр ташка мәңге җуелмас алтын хәрефләр белән язылган Советлар Союзы геройлары арасында Апас егетләре дә бар
Татарстанда исән ветераннарга олы ихтирам күрсәтелә, арабызда юклар тирән хөрмәт белән искә алына. Ватандаш халкыбыз Җиңү өчен фронтларда гына түгел, тылда да зур өлеш кертте. 186 татарстанлы Советлар Союзы герое исеменә ия. 1941-1945тәге сынау елларында якташларыбыз үз-үзен аямыйча көрәште, Туган илебезгә мәхәббәт һәм хезмәт сөючәнлек сыйфатларын күрсәтте. Мәрмәр ташка мәңге...