Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Булат бабай бакчасы яңарды

Ямьле яз айларында авылыбызның истәлекле урыны-Булат бабай бакчасы Марат Вәлиуллинның матди һәм физик ярдәме белән яңабаштан чистартылып төзекләндерелде һәм ерактан ук балкып торган ял итү урынына әйләнде. Бу бакча-табигатьнең иң гүзәл бер почмагы. "Салкын Кизләү" янында хәзер инде челтерәп чишмә ага. Янында утырып ял, бәйрәм итү өчен дә бөтен уңайлыклар...

Ямьле яз айларында авылыбызның истәлекле урыны-Булат бабай бакчасы Марат Вәлиуллинның матди һәм физик ярдәме белән яңабаштан чистартылып төзекләндерелде һәм ерактан ук балкып торган ял итү урынына әйләнде. Бу бакча-табигатьнең иң гүзәл бер почмагы. "Салкын Кизләү" янында хәзер инде челтерәп чишмә ага. Янында утырып ял, бәйрәм итү өчен дә бөтен уңайлыклар булдырылган. Мәктәбебез белән барып, рәхәтләнеп ял иттек. Салкын чишмә суларыннан авыз иттек. Балалар исә истәлеккә рәхәтләнеп фотога төште. Ә без Маратка бу күркәм эше өчен рәхмәтләр укыдык... Санап бетергесез аның изге гамәлләре. Нәкъ халык мәкалендәгечә, яхшылык эшли дә, суга сала... Эшләре өчен рәхмәт көтми, аның бәрабәренә берни сорамый, тыныч кына яши бирә. Ул инде күптән укучыларыбызның яраткан Марат абыйларына әйләнде. Аның ярдәме белән ел саен хоккей үткәрү дә инде традициягә әйләнеп бара. Саллы бүләкләре һәм уенга дәртләндерүче булып торганы өчен аңа балаларыбыз һәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт белдерәбез. Олы җанлы, кешелекле булуы белән авылдашлары арасында аның абруе зур. Мәрхүм әти-әнисе өчен соңгы сулышларына кадәр хәленнән килгәннең барын да үтәгән олы йөрәкле төп таяныч булды ул. Авыл халкын кайгыртып, яратып торуын исбатларга кирәк тә түгел. Моның ачык мисалы булып, аның һәр елны җәй аенда авылга театр труппасын алып килүе генә дә ни тора! Билгеле инде,бу юлы да бөтен чыгымнарны үз өстенә ала.
Альбина Миңнебаева,
Борнаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев