27 июнь 2017 яңалыклары
-
Апас районында “Тоннель“ операциясе
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, операция барышында (иртәнге 7дән 9га кадәр) 42 транспортчы туктатылган. Шул исәптән, штрафын вакытында түләмәүче һәм саклык каешын эләктермәгән тугыз транспортчы тиешле җәзасын алган.
-
Һөнәр сайлау – уңышка юл башы
Районда һөнәри юнәлеш бирү буенча нинди чаралар үткәрелә, җәйге каникулда ничә укучы хезмәткә тартылды, алар өчен нинди мөмкинчелекләр тудырылды икән? Сорауга район хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Рамил Салахов җавап бирә: - Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда халыкның хезмәт...
-
Апас музеенда Габбас Хафизовны искә алу кичәсе булды
Әҗем авылында яшәп иҗат иткән җирле шагыйребез, сугыш һәм хезмәт ветераны Габбас Хафизовка, әгәр исән булса 90 яшь тулган булыр иде. Биш китап авторы, эчтәлекле, мәгънәле шигырьләре белән укучылар күңеленә кереп калган шагыйрь онытылмый. Аны хөрмәтләп, 27 июньдә Апас туган якны өйрәнү музеенда "Габбас Хафизов иҗатына бер караш" дип исемләнгән...
-
Булат бабай бакчасы яңарды
Ямьле яз айларында авылыбызның истәлекле урыны-Булат бабай бакчасы Марат Вәлиуллинның матди һәм физик ярдәме белән яңабаштан чистартылып төзекләндерелде һәм ерактан ук балкып торган ял итү урынына әйләнде. Бу бакча-табигатьнең иң гүзәл бер почмагы. "Салкын Кизләү" янында хәзер инде челтерәп чишмә ага. Янында утырып ял, бәйрәм итү өчен дә бөтен уңайлыклар...
-
Сорау-җавап
Талпан (урман бете) турында күп сөйлиләр. Бездә талпан тешләүдән ничә райондаш зыян күрде икән? - Сорауга район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, табиб-эпидемиолог Алмаз Юнысов җавап бирә: - Җәй башыннан талпан тешләгән биш кеше хастаханәгә мөрәҗәгать итте. Талпан тешләгәндә, һичшиксез, якындагы медицина хезмәткәренә барырга кирәк, аны үз белдегең белән дәвалауның...
-
Татарстанда өч үсмер утырган сал Чулман елгасында агып киткән
Ярдан 70 метр чамасы ераклашкан салны камышлар гына туктатып калган. Чистай районында килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында хәбәр коткару хезмәтенә кичә кич - 20.45 сәгатьтә килеп ирешә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерүләренчә, өч үсмер утырган салның Чулман елгасында агып китүе турында әйтелә....
-
Коштавылы халкы рәхмәте
Халык соравы буенча берничә ай элек Коштавылы-Апас автобус маршруты ачылган иде. Ул иртәнге 7 сәгатьтә Коштавылыннан кузгала. Апасның автовокзалы яныннан көндезге сәгать 12дә кире кайта. Коштавылы, Караборнаш, Дәвеш, Колгына, Дәүләки һәм башка якын авыллар район үзәгенә җиңел генә барып кайта ала. Әлеге як халкы бик канәгать. Халыкның рәхмәт хисләрен Илгизәр...
-
Апаста Сабантуйга бүләк җыйдылар
Район мәдәният хезмәткәрләре, балалар милли киемнәрдән киенеп сабантуйга бүләк җыйдылар. Алар сабантуй турында дәртле җырлар җырлап урам буйлап барганда һәр җирдә бәйрәм рухы булды. Элеккеге йолабыз булган бу чарада һәркем изге теләкләре белән катнашып, бүләген тапшырды. Әби-апалар бүләк җыючыларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә. Гөлзада Гатауллина. Автор фотолары.
-
Үз күзләре тиде бугай... (Хикәя)
(Дәвамы) Ике йортта та бу көнне ут сүнми. Шулай ук Әлфия һәм Фатыйх йөрәгендә дә мәңге пыскып яна торган ялкын менә шушы көнне кабына. Ул ялкын гомер дәвамында пешереп, үзен сиздереп тора, бәхетләргә киртә була. Фатыйх төшеп калган егетләрдән түгел. Теләсә кемне каратырлык төс-бите бар, теле дә барча кызны әсир...
-
Апаста Сабантуена әзерлек бара
Район Советы һәм Башкарма комитеты бинасының кече залында башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендә Сабантуен үткәрү буенча киңәшмә узды. Биредә урынбасарлар, барлык өлкә җитәкчеләре катнашты. Бүгенге көндә нинди эшләр эшләнгән, җитешмәгән яклары, һәрбер бүлек үз эшенә анализ ясалды.