Бәйрәм салюты кичектереләчәк
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, 2020нче елның 9нчы Маена планлаштырылган бәйрәм салютын үткәрмәү турында Карар кабул ителде.
(22нче апрель, “Апастово-информ”).
Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән әлеге Карар бүгенге көндә, ягъни, коронавирус инфекциясенә каршы көрәшү чорында, санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, шулай ук вирусның таралуын булдырмау максатыннан кабул ителде. Шулай ук моңа, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш кысаларында кертелгән, гражданнарның һәм транспорт хәрәкәтенең чикләү чаралары да тәэсир ясады.
Салют, датасы соңрак хәбәр ителәчәк көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышлап үткәреләчәк чараларда оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев