Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чираттагы “Тоннель“ Апас мәктәбе янында узды

22 гыйнварда иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Апас мәктәбе янында "Тоннель" операциясе узды. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары биредә эшләде. Төп игътибар баланы махсус урындыкка утыртуга юнәлтелде. Шушы ике сәгать вакыт эчендә 8 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Каралтылган тәрәзә белән йөрүче 1 райондашыбыз, номеры укылышсыз транспорт белән идарә итүче...

22 гыйнварда иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Апас мәктәбе янында "Тоннель" операциясе узды. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары биредә эшләде. Төп игътибар баланы махсус урындыкка утыртуга юнәлтелде. Шушы ике сәгать вакыт эчендә 8 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Каралтылган тәрәзә белән йөрүче 1 райондашыбыз, номеры укылышсыз транспорт белән идарә итүче 4 шофер, куркынычсызлык каешын эләктермәүче 1 кеше тоткарланды һәм аларга беркетмәләр төзелде. Баласын махсус урындыкта йөртмәүче, баласының хәвефсезлеген кайгыртмаучы шоферларга да шактый зур сумма штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев