Чирмешәндә янгын чыккан
Районның янгын сүндерү бүлегенә төнге сәгать 3тә Чирмешәндә торак йорт януы турында хәбәр керә.
(7 май, “Апастово-информ“).
“Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына ашыкты. Ут йөгәнләнде. Шулай да йортка зур зыян килде. Янгын көнкүреш техникасыннан чыккан дигән фаразлар бар“, – ди янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.
Җитәкче шулай ук көнкүреш техникасын кулланганда сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә.
“Эшләп торучы җайланмаларны караучысыз калдырмагыз, аеруча төнге вакытта. Берничә приборны бер розеткага тоташтырмагыз. Көнкүреш техникасын сатып алган вакытта куркынычсызлык чаралары белән танышу мөһим, – ди ул.
Ватык көнкүреш техникасы һәм зарарланган изоляцияле электр чыбыгы куллану, электрүткәргечләрне төенләү, бәйләп кую, бау ярдәмендә электр лампасын тарттыру, лампочкаларны кәгазь яки чүпрәк белән каплау, вакытлыча сузылган электрүткәргеченнән файдалану тыела. Илдар Вәлиев шул хакта да кисәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев