Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чүрибурашта яшәүче нәни Ясминә әтисен хәрби хезмәттән каршы алган

Чүрибурашта яшәүче Насыйбуллиннар гаиләсенә бу көннәрдә зур шатлык килгән. Фәһим белән Алмагөл Насыйбуллиннарның уллары Алмаз хәрби бурычын үтәп, исән-имин туган нигезенә әйләнеп кайтты. Барыннан да бигрәк нәни Ясминә сөенгән. Ул елы буе әтисен фотолардан карап, көтеп яшәгән. Әтисе киткәндә аңа нибары 1 яшь кенә булган. - Аллага шөкер, исән-имин кайттым....

Чүрибурашта яшәүче Насыйбуллиннар гаиләсенә бу көннәрдә зур шатлык килгән. Фәһим белән Алмагөл Насыйбуллиннарның уллары Алмаз хәрби бурычын үтәп, исән-имин туган нигезенә әйләнеп кайтты. Барыннан да бигрәк нәни Ясминә сөенгән. Ул елы буе әтисен фотолардан карап, көтеп яшәгән. Әтисе киткәндә аңа нибары 1 яшь кенә булган. - Аллага шөкер, исән-имин кайттым. Бик сагындым. Бигрәк тә кызымны күрәсем килде. Тик кызганыч, дәү әниемне күрә алмыйча калдым. Ул күптән түгел генә арабыздан китте, - ди ул.
Алмаз Насыйбуллин хәрби бурычын Мәскәү асты Калиненец поселогында үтәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев