13 декабрь 2017 яңалыклары
-
Ашыгыч хәбәр!
Иртәгә, 14 декабрьдә Каратун-Морзалар киселешендә иртәнге сәгать 7дән 9 га кадәр "Тоннель" операциясе узачак.
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 13.12.2017
-
Чүрибурашта яшәүче нәни Ясминә әтисен хәрби хезмәттән каршы алган
Чүрибурашта яшәүче Насыйбуллиннар гаиләсенә бу көннәрдә зур шатлык килгән. Фәһим белән Алмагөл Насыйбуллиннарның уллары Алмаз хәрби бурычын үтәп, исән-имин туган нигезенә әйләнеп кайтты. Барыннан да бигрәк нәни Ясминә сөенгән. Ул елы буе әтисен фотолардан карап, көтеп яшәгән. Әтисе киткәндә аңа нибары 1 яшь кенә булган. - Аллага шөкер, исән-имин кайттым....
-
Апастан Изилә Нәбиуллина курчакка киемнәр тегә
Курчакларга дус-ишләрнең исемнәрен кушып, алар белән серләшә-серләшә уйнамаган, кечкенә вакытында нәни дусларына киемнәр текмәгән бала бар микән? Ләкин балалык еллары узып киткәч, бу курчаклар йә чормага менә, йә тартмаларда тузан җыеп ята, йә бөтенләй кирәксезгә әйләнә. Апаста яшәүче Изилә апа Нәбиуллина өчен алар бүген дә кадерле. Курчакларның урыннары түрдә. Алар...
-
Соңгы вакытларда халык үз хуҗалыгында җитештергән казылыкка зур игътибар бирә башлады
Сыйфатлы, тәмле, ышанычлы! Апаста яшәүче Илгизәр Нигъмәтҗанов та казылык ясау белән шөгыльләнә. Шунысы да бар: ул казылыкны бары тик үз хуҗалыгында тәрбияләгән тай итеннән ясый. - Рецептны интернеттан алдым һәм үземә охшашлы итеп үзгәрттем. Чөнки һәр кешенең үз таләбе, үз ихтыяҗлары бар. Кемгәдер тозлырак, кемгәдер баллырак ошый. Ясаган саен камилләшә...
-
Бозга керүче апаслыга 1500 сум штраф яный
Түбән Кама ГЭСы янында балыкчылар белән бергә боз ярдан аерылып китүе турында хәбәрне күп кеше укыгандыр инде. Иртән коткаручылар Чулман елгасында дамбадан дүрт чакрым ераклыкта суга баткан ир-атның мәетен тапкан. Эзләү эшләре дәвам итә. Районның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге, бозга кермәскә, аның ныклыгына, калынлыгына ышанмаска киңәш итә....
-
Әниемне кайтар, Кыш бабай
Яшьтәшләре түземсезлек белән Кыш бабайның могҗизалы бүләген көткәндә, кайбер сабыйларның күзләрендә сагыну яше ялтырый. Алар өмет белән өлкәннәр күзенә карый да: "Кыш бабайдан башка бүләкләр көтмим, тик әнием генә янымда булсын", - дия сыман. Район суды карары белән, урта яшьләрдәге бер ханым аналык хокукыннан мәхрүм ителде. Аның сабый баласы чит...
-
“Тоннель“ барышында 6 апаслыга 1 мең сум штраф язылган
11 декабрьдә, иртәнге сәгать 7 дән 9га кадәр Апас урта мәктәбе янында "Тоннель" операциясе узды. Районның юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре биредә эшләде. "Төп пассажир - бала" акциясе кысаларында, төп игътибар балалар хәвефсезлегенә юнәлдерелде. Шушы вакыт эчендә 9 закон бозу очрагы ачыкланды. 5 шофер руль артына куркынычсызлык каешын эләктермичә утырган...
-
Урта Балтай сәхнәсендә – “Табылдык“
Районда театрлар айлыгы дәвам итә. Һәр җирлек үзешчәннәре үзләренә ошаган театрны сәхнәләштереп, халыкка күрсәтә. Урта Балтай мәдәният йортында Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" моңсу комедиясе сәхнәләштерелде. Елаттылар да, көлдерделәр дә җирле артистлар. Тамашачы зал тутырып килде һәм җылы алкышларга күмде.
-
Дәүләкидә мөмкинлекләре чикле булган Миләүшә апаны котладылар
Инвалидлар декадасы уңаенннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. 11 декабрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Гыйбадуллина Алсинә Гыйлфан кызы җитәкчелегендә Дәүләки авылында яшәүче мөмкинлекләре чикле булган Сәлимова Миләүшә апа янында булып, хәлләрен белештеләр. Укучылар аңа үз куллары белән ясаган бүләген тапшырдылар. Бу очрашудан Миләүшә апа бик канәгать калды.