Реклама
Җәмгыять
“Дәү әниебез - гаиләбезнең бизәге”, - диләр оныклары да акъәби турында
Тутай авылында гомер кичерүче Тәскирә әби Гайнуллина 90 яшьлеген каршылады.
(7 сентябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Тутай авылының иң абруйлы, иң тырыш, иң хөрмәтле гаиләләренең берсе ул - Гайнуллиннар гаиләсе. Ә Тәскирә әби шушы ишле, абруйлы гаиләнең иң сөекле, иң кадерле кешесе. Балалары “әни” диеп өзелеп торалар, оныклары өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар аны.
Тәскирә әбигә шушы көннәрдә 90 яшь тулган. Бүген аны юбилее белән котларга барлык якыннары җыелышкан. Барысы да изге теләкләрен белдерделәр.
“Дәү әниебез - гаиләбезнең бизәге. Ул безне дә тәрбияләп үстерде. Балачагым шушы авылда үтте. Дәү әниемнең исән-сау булуы, назын-җылысын татый алуым белән үземне бик бәхетле саныйм”, - ди оныгы Алинә дә әбисе турында.
Тәскирә әбинең хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән. Фермада да эшләгән ул, кырдагы авыр хезмәтләрнең барысында да катнашкан. Читкә китеп бәхет эзләп йөрмәгән.
“Шушы авылда туып-үстем, шушында яшәдем, тормышка чыгып, 6 бала тәрбияләп үстердем, барысы да исән-саулар, матур гомер итәләр, үземне бик тәрбиялиләр”, - дип сөйләп китте әби тормыш юлы хакында.
Бүген Тәскирә әби Гайнуллина янына район үзәгеннән дә килделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Рәсәй Президентының һәм район башлыгының котлауларын, тәбрикләүләрен ирештерде, чәчәк бәйләме бүләк итте. “Нур” берләшмәсеннән һәм авыл җирлегеннән бүләк итеп бирелгән җылы юрганнар да әби өчен зур сөенеч булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев