7 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Россиянең кеше хокукларын яклаучысы Татарстан җитәкчелеген мактый
Татьяна Москалькова Казандагы студентлар белән очрашу вакытында, Татарстан җитәкчелегенең пандемия чорында, әйбәт эшләгәнен билгеләде һәм республика тәҗрибәсенең башка регионнарда кулланылуын әйтте.
-
“Дәү әниебез - гаиләбезнең бизәге”, - диләр оныклары да акъәби турында
Тутай авылында гомер кичерүче Тәскирә әби Гайнуллина 90 яшьлеген каршылады.
-
Мәскәүдән Казанга яңа юл экологияне сакларга ярдәм итәчәк
Яңа М12 автотрассасын төзегәндә, тавыштан саклану экраннары куячаклар һәм агачлар утыртачаклар.
-
Европа - Көнбатыш Кытай маршрутында М12 трассасы Татарстанны иң мөһим ноктага әверелдәрәчәк
Мәскәү-Казан яңа автотрассасы триллионлаган сумлык экономик нәтиҗә бирәчәк. Яңа технологияләр үсешенә импульс булачак. Яңа эш урыннары, йөк ташу куркынычсызлыгы - республика өчен матур киләчәк.
-
Яңа Мәскәү - Казан трассасына Идел аркылы яңа күпер дә булачак
Яңа юлда тизлек югары булгач, Мәскәүдән Казанга ике тапкыр тизрәк кайтып җитәргә һәм 2,4 триллион сумлык макроэкономик нәтиҗә алырга мөмкин булачак.
-
M12 автотрассасы Татарстанны Европа - Көнбатыш Кытай маршрутының үзәгенә әйләндерәчәк
Автоюл төзелешеннән икътисади эффект триллион сумда исәпләнәчәк.
-
Авыр чакта милли проект ярдәмгә килде
Беренче яртыеллыкта республикада кече һәм урта бизнес финанс һәм мәгълүмати ярдәм алды.