Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыр чакта милли проект ярдәмгә килде

Беренче яртыеллыкта республикада кече һәм урта бизнес финанс һәм мәгълүмати ярдәм алды.

(4 сентябрь, “Апастово-информ”).


“Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” дип аталган милли проект ярдәме белән Татарстанда кече һәм урта бизнес ярыйсы гына финанс һәм мәгълүмати ярдәм алды.
Беренче яртыеллыкта 21 эшмәкәр экспорт контракты төзеде. Милли проект эшли башлаганнан соң, республиканың 115 компаниясе 25 млн. долларга экспортка товар чыгару буенча килешү төзеде.
Эшмәкәрләр барлыгы 611 млн. сумлык 378 микрозайм алдылар. Татарстан Гарантия фонды поручительлегендә 5,1 млрд. сумлык кредит бирелде.
Кече һәм урта бизнес вәкилләренә кредит буенча процент ставкаларын каплау өчен, 34,4 млн. сумлык субсидия хупланды. Моннан тыш, азык-төлек товарларын һәм ашамлыкларны илтүдә тоткан чыгымнарны каплау өчен, 28 млн. сумга субсидия бирелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, кризис шартларына яраклашу программасы эшли башлады. Анардан 54 меңнән артык кеше файдалана. Моннан тыш, эшмәкәрләргә 12,5 мең мәгълүмати-киңәш бирү хезмәте күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев