Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дилә һәм Динә

Минем сезне сеңелләрем - Дилә һәм Динә белән таныштырасым килә. Мин сеңелләрем туган вакытларны тәгаен генә хәтерләмим, чөнки үземә дә ул вакытта нибары алты гына яшь иде. Тик шунысы истә: мин үземә курчак уйнарга иптәшләр барлыкка килүенә чиксез шат идем. Мин инде көнләшә дә торган булдым, чөнки әти-әни, туганнар ихтибарын...

Минем сезне сеңелләрем - Дилә һәм Динә белән таныштырасым килә. Мин сеңелләрем туган вакытларны тәгаен генә хәтерләмим, чөнки үземә дә ул вакытта нибары алты гына яшь иде. Тик шунысы истә: мин үземә курчак уйнарга иптәшләр барлыкка килүенә чиксез шат идем. Мин инде көнләшә дә торган булдым, чөнки әти-әни, туганнар ихтибарын бары кечкенәләр генә биләде, уенчыклар гел аларга алынды. Ә шулай да мин бик горурландым сеңелләрем тууына! Мин бит хәзер "Апа" булдым. Дилә-Динә безнең гаиләгә чын-чынлап ямь өстәде, өйгә бәхет алып керде. Әзгә генә алардан аерылсак та күңелсез була башлый. Быел аларга 12 яшь тула, зур үстеләр, олыларга бик теләп булышалар. Икесе дә шук: җырларга, биергә яраталар. Тик менә берсесе спортны үз итә, ә икенчесенең ана исе дә китми. Шушы якты дөньяда әле 12 нче елларын гына яшәсәләр дә, инде күп кенә уңышларга иреште алар. Укуда да сынатканнары юк. Сеңелләрем белән без бик горурланабыз, аларның тормышта ярдәмчел, акыллы, матур булуларын без беләбез һәм аларны бик яратабыз. Сеңелләрем бу тормышта иң якын терәгем, ышанычлы дусларым булуын телим, шул ике бәхет чыганагы безне алга таба да сөендереп яшәсен иде!!! Һәрбер йортта бала аваз салгач, дөнья шатлыкка, туганнар чиксез бәхеткә чума, һичшиксез, ә менә ул бәхет икеләтә килсә - шатлыкның чиге күренми төсле. Шушындый зур сөенеч бүләк иткән өчен, беренче чиратта, мин әти-әниемә рәхмәтле, сезгә дөньяга китергән жимешегезне татырга, алардан тәүфик, яхшылык кына алырга язсын! Мин сезнең барыгызны да яратам.

Яруллина Фирүзә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев