25 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Апаста 30 гыйнвар көнне хоккей матчы булачак
Апас хоккей лигасы (АХЛ) составында бүген Апасның "Т-34", "Бәркетләр", Йомралының "Комета" һәм Борнашның "Буревестник" хоккей командалары исәпләнә. Ел башыннан алар арасында беренчелек ачык матчлары башланды. Соңгысында апаслылар үзара очрашты, 3:2 исәбе белән "Т-34" җиңде. 30 гыйнвар , кичке алтыда Апас хоккей лигасының район үзәге хоккейчылары "Бөркетләр" белән Йомралыдан "Комета" лылар...
-
Тиздән “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивале башлана
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр эше, спорт һәм туризм, Мәгариф һәм фән министрлыклары канаты астында уздырылучы "Йолдызлык" ("Созвездие") телевизион сәхнә-эстрада фестиваленең чираттагысына старт бирелде. Хәзер мәктәп, авыл клублары сәхнәләрендә сайлап алу бәйгеләре бара. Фестивальдә 5-21 яшьлек татарстанлылар катнаша ала. Сәхнәдә "1+" фонограммасы астында җырлаучы номинантларның быел жюри балларын киметәчәк. Апас...
-
Кунакханәдә 1 миллион сум онытылган!
Великий Новгородның бер кунакханәсендә, Иванна исемле бүлмә җыештыручы туташ матрац астыннан килеп чыккан бер миллион сумга тап була. Акчаны әлеге номерда тукталган кеше онытып калдырган. Араларында доллар да, евро һәм сумнар да була. Великий Новгородтагы әлеге кунакханә җитәкчелеге клиентларына шалтыратып бу хакта хәбәр итә. Тегесе кунакханә хезмәткәрләренең риясызлыгына һәм шулкадәр...
-
Кытайда башны күчереп утырту буенча беренче операция уңышлы ясалган
Башны бер тәннән икенчесенә күчереп утыртканда баш миенең эшкә сәләтлелеге саклана икән. Кытайда моны раслау өчен шундый беренче операция ясап караганнар. Италия хирургы Серджио Канаверо белән Кытай хирургы Жэнь Сяотин маймылга баш күчереп ялгау буенча тәүге операцияне уңышлы башкарып чыкканнар. Шуннан соң маймыл 20 сәгать яшәгән, аннары аны мәңгелеккә йоклатканнар....
-
Һава температурасы сизелерлек салкынайту сәбәпле, әти-әниләр сорау алдында калды: баланы мәктәпкә җибәрергәме?
Исегезгә төшерәбез, канун буенча шәһәр мәктәпләрендә һава температурасы - 25 градустан (авылда - 23) түбән төшкән очракта башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 5-9 сыйныф укучылары мәктәпкә бармасын өчен һава температурасының шәһәрдә - 27, авылда -25 градустан да түбәнрәк булуы шарт. Ә өлкән сыйныфлар өчен шәһәрдә - 32, авылда...
-
Яңартылган Үзәк паркны бер ай дәвамында ямьләндереп торган чыршы белән 23 гыйнварда саубуллаштык
Аның яныннан ай буе халык өзелеп тормаган иде, ә бу көнне аеруча күп килделәр. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән әкияти күренешне һәркем яратып кабул итте, аеруча балалар актив булдылар. Бәйрәмдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты. Ул узган елгы уңышларга тукталды, агымдагы ел бурычлары турында сөйләде. Аннан чыршы бизәүдә һәм хәйрия чараларында...
-
Мәдәният хезмәткәрләре гыйнвар киңәшмәсендә агымдагы елга бурычлар билгеләделәр
Быел китапханәләр, музейларда даими төстә төрле темага чаралар узачак. Клуб хезмәткәрләре 60-80нче елгы җырларны, башкаручыларны, биючеләрне барлап концертлар куячаклар, төрле кызыклы бәйгеләр узачак. Бу чаралар башланды инде.
-
Дилә һәм Динә
Минем сезне сеңелләрем - Дилә һәм Динә белән таныштырасым килә. Мин сеңелләрем туган вакытларны тәгаен генә хәтерләмим, чөнки үземә дә ул вакытта нибары алты гына яшь иде. Тик шунысы истә: мин үземә курчак уйнарга иптәшләр барлыкка килүенә чиксез шат идем. Мин инде көнләшә дә торган булдым, чөнки әти-әни, туганнар ихтибарын...