Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләки авылының Куйбышев урамында күңелле Чыршы бәйрәме

Дәүләки авылының Куйбышев урамында быел өченче тапкыр күңелле генә Чыршы бәйрәме уздырылды. Алдан урамга бөек чыршы агачы бизәп куелды. Ә кич белән аның ботакларына эленгән төрле -төрле төскә кереп җем-җем итеп янып торучы утлар бөтен урамны ямьләндереп торды. Бәйрәмне алып баручы чын күңелдән елмаюлы, җылы карашы белән кичәне урамдашларга, авылдашларга,...

Дәүләки авылының Куйбышев урамында быел өченче тапкыр күңелле генә Чыршы бәйрәме уздырылды. Алдан урамга бөек чыршы агачы бизәп куелды. Ә кич белән аның ботакларына эленгән төрле -төрле төскә кереп җем-җем итеп янып торучы утлар бөтен урамны ямьләндереп торды. Бәйрәмне алып баручы чын күңелдән елмаюлы, җылы карашы белән кичәне урамдашларга, авылдашларга, туганнарга, дусларга, райондашларга, якташларга, ватандашларга, килгән кунакларга Яңа 2016 нчы елга беренче адым -изгелек булсын, ә маймыл елы безнең барыбызга да бәхет, шатлык, сәламәтлек, уңышлар гына алып килсен дигән теләкләр белән башлап җибәрде. Чыгышын дәвам итеп, яшел чыршы турында язылган шигырь дә сөйләп үтте, ә балалар "Үсте чыршыбыз урманда " дигән җырны җырлап чыршы тирәли әйләнделәр. Аннан соң, Мәскәү шәһәреннән үк кайткан Кыш бабай белән аның оныгы Кар кызы үзләренең машинасына утырып, аны төрле -төрле төсләргә кереп яна торган утлар белән бизәп, Яңа ел турында җыр җырлатып, ягымлы тавышлары белән тамашачылар белән исәнләшә - исәнләшә Чыршы бәйрәменә килделәр. Алар да тамашачыларны Яңа ел бәйрәме белән котлап, үзләренең иң изге теләкләрен ирештерделәр. Урамда җилле салкын кыш булуга да карамастан, Кыш бабай һәм Кар кызы һәрбер кеше белән төрле - төрле кызыклы уеннар уйнады, балаларны һәм олыларны биетте, җырлатты. Кыш бабай һөнәрләрен күрсәтүчеләргә үзе белән алып килгән затлы бүләкләрен таратып торырга да онытмады. Чыршы янында, озак еллар Горбунов исемендәге колхозда сыер савучы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Нигъмәтуллина Гөлинә, Сафиуллина Миләүшә апа, яшьләрдән Замалиева Рамилә, Шәйдуллина Луиза, Замалиева Алфира тамашачыларга үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Садертдинова Энҗе һәм Кошкина Вероника, шулай ук Гәрәева Камилә, Яруллина Илзирә һәм Иделия очып-очып яшьләр, ә ир-егетләр "Матрёшки" биюен башкардылар. Дәүләтшина Рәмзия туган авылга багышланган шигырен сөйләде. Кыш бабай да үзенең һөнәрен күрсәтте. Ул үзе иҗат иткән "Татар кызына " дигән җырын җырлады, ә оныгы Кар кызы матур итеп биеде. Чыршы бәйрәме тәмамланганнан соң лоторея уеннары дәвам итте. Азрак читтәрәк, бәйрәмгә килүчеләргә рәхәтләнеп сыйланып китәр өчен өстәл дә хәзерләнгән иде. Өстәл өстенә татар халкының тәм - томнары куелган. Тәмле чәй эчү өчен берсен-берсе уздырып, ике күмер самоварында саф чишмә суы да кайнап торды. Гәрәева Эльвира, Хисамова Зөлфия, Хисамова Гөлназ көләч йөзләре белән бәйрәмгә килүчеләрне яңа гына табадан төшкән кайнар коймаклар, пылау белән сыйладылар һәм кайнар чәй эчерделәр. Бу бәйрәмне оештыруда өченче ел рәттән башлап йөрүче, озак еллар Горбунов исемендәге колхозда сыер савучы булып эшләгән,хәзерге вакытта лаеклы ялда булуына да карамастан "Азалия" кибетендә идән юучы булып эшләп йөрүче, пенсионер Зиннурова Дамирә апа,ә аңа ярдәм итүче Нәҗмиева Зөлфирә һәм Нәҗмиев Фәһим гаиләсе, акчалата ярдәм күрсәтүче иганәчеләр Хисамов Равил, Габбазова Роза, Садертдинова Роза, Сафиуллина Миләүшә апа, Хасанова Сания, Замалиев Рамил, Хөсәенова Вәсимә апа, Насретдинова Әлфия гаиләләре. Гомумән, Чыршы бәйрәме бик матур оештырылган иде.Тамашага килгән олысы-кечесе бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Киләчәктә дә бу бәйрәмнәр онытылмасын, ә тагын оештырылсын иде.

Зөбәйдә Хисамова, Дәүләки авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев