18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Җир хартиясе принциплары нигезендә Апас районы
"Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Апас бүлеге җитәкчесе Гөлнара Сөнгатуллина шушы көннәрдә Казан шәһәрендә үткән "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Сәяси Советының еллык утырышында катнашты. "Җир хартиясе принциплары нигезендә Апас районында алып барылган эшчәнлек" дигән темага чыгыш ясады.
-
Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары эзләнелә
19 декабрьдә, сәгать кичке дүрт белән биш арасында, Муса Җәлил урамында булган, бер кешенең үлеменә сәбәпче юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары эзләнелә. Күрүчеләр булса, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итсеннәр иде.
-
20 гыйнвар көнне, 13 сәгатьтә, район үзәк китапханәсендә язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу була
"Карлы миләш тәме", "Томанлы төн", "Күгәрчен оя корганда", "Җиләкле тау сере", "Ефәк кулъяулык" китаплары аша укучылар күңелендә үз урынын тапкан язучы белән очрашуга сез дә килегез.
-
Дәүләки авылының Куйбышев урамында күңелле Чыршы бәйрәме
Дәүләки авылының Куйбышев урамында быел өченче тапкыр күңелле генә Чыршы бәйрәме уздырылды. Алдан урамга бөек чыршы агачы бизәп куелды. Ә кич белән аның ботакларына эленгән төрле -төрле төскә кереп җем-җем итеп янып торучы утлар бөтен урамны ямьләндереп торды. Бәйрәмне алып баручы чын күңелдән елмаюлы, җылы карашы белән кичәне урамдашларга, авылдашларга,...