Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләки укучылары уңышы

Яшел Үзән муниципаль районы Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында республикакүләм "Якташларны онытмыйк" дип аталган күренекле язучы Фаил Шәфигуллин укулары узды. Әлеге чарада Фаил Шәфигуллинның тормыш иптәше шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, оныгы Сәйдәш һәм бер төркем күренекле язучылар катнашты. Укучылар берничә секциягә бүленеп эшләделәр. Бу укуларда...

Яшел Үзән муниципаль районы Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында республикакүләм "Якташларны онытмыйк" дип аталган күренекле язучы Фаил Шәфигуллин укулары узды. Әлеге чарада Фаил Шәфигуллинның тормыш иптәше шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, оныгы Сәйдәш һәм бер төркем күренекле язучылар катнашты. Укучылар берничә секциягә бүленеп эшләделәр. Бу укуларда Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Гыйбадуллин Илфар 1 нче урын, (җитәкчесе Вәлиева Гөлчәчәк Хәйдәр кызы) , 4 нче сыйныф укучысы Мифтахова Азалия 3 нче урын (җитәкчесе Хөсәенова Венера Фирдинант кызы ) алдылар. Язучы әсәрләрен яктырткан рәсемнәр бәйгесендә дә укучылар зур уңышларга ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев