23 май 2017 яңалыклары
-
Апаста сайлауларга кагылышлы семинар-уку бара
Апаста районның территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән семинар-укулар үтте. Биредә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Апас территориаль сайлау комиссиясе председателе Гөлнара Садыйкова катнашты. Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе секретаре Надежда Борисова җыелучыларга бик үтемле һәм җентекле итеп участок сайлау комиссияләренең вәкаләтләре, сайлаучыларга информация ясау һәм сайлау алды агитациясе...
-
Каратунда юл-транспорт һәлакәте
Каратунда ике машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә ике кеше вафат. Һәлакәтнең сәбәбе - шоферның каршы як юлга чыгуында. Юлларда сак булыгыз, ачы югалтулар язмасын!
-
Апаста “Шартлы хөкем ителүче – бурычлы” операциясе бара
Апаста җәзаларны үтү бүлеге суд приставлары белән берлектә "Шартлы хөкем ителүче - бурычлы" операциясе бара. 22 майдан 26 майга кадәр исәптә торучы кешеләр белән очрашулар, тикшерүләр уза, бурычлары түләтелә.
-
Кызыл Тауда балалар Сабан туе
Кызыл Тау балалар бакчасы нәниләре үзләре өчен Сабан туе оештырдылар. Нинди генә уеннар уйнамадылар алар! Халык уеннарында да бик теләп катнаштылар! Кашыкка йомырка куеп чабу, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, көрәш - барысы да күңелле булды. Балалар бик шатландылар.
-
Апас мәктәбе укучылары “Куркынычсыз тәгәрмәч“ бәйгесендә
Чаллы шәһәрендә республикакүләм "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе бара. Бу бәйгедә Апас урта мәктәбе укучылары да катнаша. Аларга уңышлар телибез.
-
Ураза һәм Корбан Гаете көннәре билгеле булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгеләгән указга кул куйды. 25 июньдә Ураза, ә 1 сентябрьдә Корбан бәйрәмнәре була. Бу көннәр Татарстанда эш көне булып саналмый.
-
Иганәчебез Габбас Халиков бүләге үз иясен тапты
11 апрель санында "Йолдыз"ыбызның тугрылыклы укучысы, укытучы-ветеран Габбас Халиков газетабыз сайтында үз призына кечкенә генә конкурс игълан иткән иде. Кичә аның җиңүчесен ачыкладык. Дәвештә яшәүче абунәчебезнең йорт капкасына ишегалдында сакчы эт булуын кисәтү игъланын шушы ук мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Раилә Фәррахова иң беренче булып күреп алуы хакында безгә электрон...
-
Котлыйбыз!
Балтайда яшәүче сәхнә ветераны Мәрьям Гатинага күркәм хезмәтләре өчен "Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән Мактаулы исем бирелгән иде. Мәдәният хезмәткәрләре җыелышында мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев олы рәхмәт хисләре белән аңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең Рәхмәт хатын да тапшырды.
-
Дәүләки укучылары уңышы
Яшел Үзән муниципаль районы Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында республикакүләм "Якташларны онытмыйк" дип аталган күренекле язучы Фаил Шәфигуллин укулары узды. Әлеге чарада Фаил Шәфигуллинның тормыш иптәше шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, оныгы Сәйдәш һәм бер төркем күренекле язучылар катнашты. Укучылар берничә секциягә бүленеп эшләделәр. Бу укуларда...
-
Апаста июнь аена юбилейлар күп
Июнь аенда бер райондашыбыз үзенең 95, биш райондашыбыз 90 яшьлек юбилейларын каршылыйлар. Каратун, Багыш һәм Табар Черкене авылларында гомер итүче өлкәннәребезгә район башлыгы Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырачак.
-
Әлмәндәр авыл җирлегендә гармунчылар “бәйрәме“
21 майда Әлмәндәр мәдәният йортында Әжем, Әлмәндәр, Борнаш, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "Гармун уйнатыйк эле" дип исемләнгән кичә булды. Гармунчыларның олысы-кечесе сәхнәгә менеп яраткан көйләрен тамашачыга тәкъдим иттеләр. Тамашачы үз чиратында алкышлары белән рәхмәтен җиткерде. Уңган хезмәтчәннәре белән генә түгел, гармунчылары, җырчылары белән дә ямьле бу төбәк.