Апас музее янәшәсендә тагын бер автотукталыш урыны төзелә
Апасның "Туган як" музее янәшәсендә көчле төзелеш техникасы бер атна элек зур төзекләндерү эшләрен башлады. Әппәс сазлыгыннан агып килүче кечкенә инеш хәзер җир астына салынган 1 метрлы юан трубалар аша агып Табар елгасына кушылачак. Җир астына салынучы бу трубаларның гомуми озынлыгы 80 метрлар чамасы булачак. Инешне җир астына качыргач, биредә...
Апасның "Туган як" музее янәшәсендә көчле төзелеш техникасы бер атна элек зур төзекләндерү эшләрен башлады. Әппәс сазлыгыннан агып килүче кечкенә инеш хәзер җир астына салынган 1 метрлы юан трубалар аша агып Табар елгасына кушылачак. Җир астына салынучы бу трубаларның гомуми озынлыгы 80 метрлар чамасы булачак. Инешне җир астына качыргач, биредә 50 ләп машинага тукталыш урыны ясалачак.
-Берәттән, район хакимияте, үзәк поликлиникага, башка оешмаларга килүче машиналарны Кызыл Армия урам юл читеннән алып, пассажирлар һәм җәяүлеләр куркынычсызлык проблемасы да өлешчә хәл ителәчәк,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.
-Музейның 5 ай элек башланган палеонтология секторы янкорамасы төзелеше тәмаланып, ачылгач, бирегә махсус маршрут белән Казаннан, Россия шәһәрләреннән киләчәк зур-зур туристлар автобусларын Апас шундый уңайлы шартларда каршыларга тиеш,-ди музей җитәкчесе Рәмис Ногманов.-Экскурсия маршрутларына керү өчен музейга килү транспорт инфрастрктурасы дәрәҗәсе дә исәпкә алына. Палентеология музее янкормасы бер ай элек түбә астына керде, төзүчеләр эчке бизәлеш эшләрен башлап җибәрде. Янкорманың тышкы диварлары декортив штукатурка белән көязләнәчәк. Кичә махсус насослы агрегат белән бу эшне башладылар да инде. Измәне дистәләгән метр биеклеккә басым астында күтәртеп сиптерәләр. Төзүчеләр бик тиз һәм сыйфатлы итеп эшлиләр.
Ә табигый зурлыктагы әниле-балалы мамонтлар, кечерәйтелгән Үләмәзавр, башка динозаврларның карачкылары инде яртылаш әзер, таксодермологлар бу скелетларга тиздән мех туннар кидерергә җыеналар. Бу яңа секторның экспозиция залларына урнаштырылачак тарихи экспонатлар Апасыбызга бик күп туристлар җәлеп итәчәк дип исәплибез.
Ике еллар элек бу инешнең Апасның үзәк мәйданында прокуратура, Мәдәният йорты каршыннан агучы 100 метрлык өлеше дә шулай җир астына күчерелеп, мәйдан икеләтә диярлек киңәйтелгән иде.
Бу эшләрне тулаем үз төзүчеләребез башкара. Эшләрне оештыручы оешма җитәкчесе Дамир Сәлахов, Рамил Галиакберов барлык төзекләндерү эшләрен 1 ай дигәндә тәмамланачагын белдерәләр.
-Апасыбызның тагын бер йөзек кашы арта, матурлыкның чиге юк,-ди Апас штп башкарма комитеты җитәкчесе, җирлек башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев