Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләкидә чаңгы эстафетасы уздырылды

Дәүләки мәктәбе янәшәсендә Советлар Союзы Герое, яшьлеген Биештә үткәргән Дмитрий Горбунов истәлегенә традицион чаңгы эстафетасы уздырылды. Мәктәп укучылары һәркемне җылы каршылап, хәрби-патриотик темага бик матур чыгыш ясады. Көн җепшегрәк булуга да карамастан, дистанциягә 100 гә якын мәктәп укучысы һәм оешма-предприятие вәкилләре чыкты. Соңгы вакытта чаңгы юлында уңышлы чыгыш ясый башлаган...

Дәүләки мәктәбе янәшәсендә Советлар Союзы Герое, яшьлеген Биештә үткәргән Дмитрий Горбунов истәлегенә традицион чаңгы эстафетасы уздырылды. Мәктәп укучылары һәркемне җылы каршылап, хәрби-патриотик темага бик матур чыгыш ясады. Көн җепшегрәк булуга да карамастан, дистанциягә 100 гә якын мәктәп укучысы һәм оешма-предприятие вәкилләре чыкты. Соңгы вакытта чаңгы юлында уңышлы чыгыш ясый башлаган Кильдураз мәктәбе физкультура укытучысы Илдус Садриев шәкертләре Адилә Вәлиева, Рафис һәм Айгөл Сәлаймановлар, Рафис Гайнетдинов, Аяз Хафизов күрсәткечләренә чын күңелдән сөенде. Призлы урыннарны яшь категорияләре буенча Күккүз, Чүрибураш, Апас һәм Каратун, Черкен мәктәпләре чаңгычылары алды. Оешма-предприятиеләр арасында Күккүз, Апас һәм Дәүләки вәкилләренә тиңнәр табылмады.

Ярышка килүчеләр өчен мәктәп ашханәсендә матур аш-су табыны да оештырылган иде

.-Директор Марат Ногмановның бу эш алымы башкалар өчен дә үрнәк булсын иде,-диделәр ярышны оештыручылар.

Мәктәп Спартакиадасы программасы буенча кышкы чаңгы сезонын ябу менә шулай төгәлләнде быел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев