11 март 2016 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 11.03.2016
-
Табибны атып үтерүдә гаепләнүче Мисбах картны бакчасына чыгармадылар
Чаллыда хастаханә ишек төбендә табиб-травматолог, 52 яшьлек Андрей Железновны атып үтерүдә гаепләнүче, берничә көннән 86 яшен тутыручы Мисбах Сәхәбетдиновны сак астында калдыру вакыты озайтылды. 10 мартта судта Мисбах картның адвокаты аны сак астыннан чыгаруларын сорап мөрәҗәгать итте. Адвокат, Мисбах Сәхәбетдиновның олы яшьтә булуын, Чистай тикшерү изоляторындагы шартларны авыр кабул итүен...
-
Мәскәүдә йорт шартлаган: үлүче һәм зыян күрүчеләр бар
10 март кич Мәскәүдәге күпфатирлы йортта булган шартлау аркасында бер кеше үлгән, тугызының сәламәтлегенә зыян килгән. Җәрәхәт алучылар турында ТАСС агентлыгына Ашыгыч медицина ярдәме үзәгендә җиткергәннәр. "Медицина ярдәме 10 кешегә кирәк булды. Аларның берсе авыр хәлдә шунда ук реанимациягә урнаштырылды. Бераз вакыт узу белән аның гомере өзелде. Калган 9 кеше...
-
Узган атнаның исемнәр рейтингы билгеле булды
Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре 369 сабый - 196 малай һәм 173 кыз туу очрагын теркәгән. Шул ук чорда Казанда никахларын рәсми рәвештә теркәүчеләр 158 пар булган. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре, гадәттәгечә, кызыклы фактлар да китерә. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре, мәсәлән...
-
Дәүләкидә чаңгы эстафетасы уздырылды
Дәүләки мәктәбе янәшәсендә Советлар Союзы Герое, яшьлеген Биештә үткәргән Дмитрий Горбунов истәлегенә традицион чаңгы эстафетасы уздырылды. Мәктәп укучылары һәркемне җылы каршылап, хәрби-патриотик темага бик матур чыгыш ясады. Көн җепшегрәк булуга да карамастан, дистанциягә 100 гә якын мәктәп укучысы һәм оешма-предприятие вәкилләре чыкты. Соңгы вакытта чаңгы юлында уңышлы чыгыш ясый башлаган...
-
Свияжный бистәсеннән Данис Ихсанов Апас кызы Лилия Шәрифҗанованы гомерлек яры итеп сайлады
Алар районның ЗАГС бүлегендә никахларын рәсмиләштерде. Бергә типсен һәрчак йөрәгегез, Зур тормышка илтсен юл башы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын, Бәхетегез - гомер юлдашы