Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләкидән Шакирә әбигә 90 яшь!

Дәүләки авылында яшәүче Шакирә әби Абдуллина олуг юбилеен каршылады. Алты бала тәрбияләп үстергән, тормышның барлык кыенлыгын үз җилкәсендә татыган Шакирә әби бүгенге имин тормышына шатланып, "хәрәкәттә бәрәкәт" дип яши. - Гомер буе хезмәттә, хәрәкәттә булдым. Хәзер дә тик утырырга яратмыйм, 90 яшькә шул җиткерәдер инде, - ди юбиляр. Шакирә әбине...

Дәүләки авылында яшәүче Шакирә әби Абдуллина олуг юбилеен каршылады. Алты бала тәрбияләп үстергән, тормышның барлык кыенлыгын үз җилкәсендә татыган Шакирә әби бүгенге имин тормышына шатланып, "хәрәкәттә бәрәкәт" дип яши.

- Гомер буе хезмәттә, хәрәкәттә булдым. Хәзер дә тик утырырга яратмыйм, 90 яшькә шул җиткерәдер инде, - ди юбиляр.

Шакирә әбине истәлекле туган көн бәйрәме белән район хакимияте вәкиле Әлфәт Ялчибаев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, идарәче Альберт Вәлиев та изге теләкләре белән күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Ил башлыкларына сәламнәрен җиткерүебезне үтенеп, изге догалары белән озатып калды безне Шакирә әби.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев