18 март 2016 яңалыклары
-
Музыкальная передача "Кунелем турендэ" 18.03.2016
-
Дәүләкидән Шакирә әбигә 90 яшь!
Дәүләки авылында яшәүче Шакирә әби Абдуллина олуг юбилеен каршылады. Алты бала тәрбияләп үстергән, тормышның барлык кыенлыгын үз җилкәсендә татыган Шакирә әби бүгенге имин тормышына шатланып, "хәрәкәттә бәрәкәт" дип яши. - Гомер буе хезмәттә, хәрәкәттә булдым. Хәзер дә тик утырырга яратмыйм, 90 яшькә шул җиткерәдер инде, - ди юбиляр. Шакирә әбине...
-
Иске Йомралы мәктәбендә банк хезмәткәрләре белән очрашу узды
- Финанс грамоталылыгы атналыгы уңаеннан Иске Йомралы урта мәктәбендә Татфондбанк хезмәткәрләре белән очрашу узды. Очрашуга өлкән белгеч Инзилә Миңнулина һәм Марсель Шәфигуллин килделәр. Алар өлкән сыйныф укучыларына һәм укытучыларга финанс мәсьәләләренә багышланган кирәкле мәгълүматны аңлаттылар. Һәркемне кызыксындырган сорауларына аңлаешлы, тулы итеп җавапларын һәм киңәшләрен бирделәр. Очрашуда катнашучыларга төрле мәгълүматлы брошюралар...
-
Гадел, гади, өлгер һәм намуслы Дания ханым
Дания Сафина 35 ел район кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып эшләде. Бервакыт, мине райпо җитәкчесе итеп билгеләгәч, Апастагы кибетләр белән танышып йөргәндә, бәясе төшкән әйберләр кибетенә кереп искиткеч тамашага очрадык. Кибет ягылмый икән, бинасы яраксыз. Кибетче Дания ханым безне елмаеп каршы алды, товарлары идәннән түшәмгә кадәр тыгызлап тутырылган. Үзе тышлы тун...
-
Сорау җавап
Һәр шешә шәраб-аракы, коньяк-шампанның кайсы заводта кайчан чыгарылып, кибет киштәсенә куелып сатылуын хәзер дәүләт электрон юл белән көндәлек күзәтеп тора. Сырага да шулаймы? Нәбиулла Халиков. Гөлнара Абдрахманова, район "Госалкоголь", кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе баш белгече: -Алкогольле продукция белән сәүдә итүче сәүдә нокталарына ЕГАИС дәүләт системасы-чыбыксыз Интернет аша тоташкан махсус җиһазлар...