Дәвеш авылында яшәүче Ләгутә әби Гайнетдинова тормышын шигъри юлларга салган
90 яшьлек гомер бәйрәме көнендә акъәби үзенә атап язган шигырен килгән кунакларга да тәкъдим итте.
(8 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
“Тормышта күргән авырлыкларымны, кичерешләремне шигъри юлларга салып, җаныма бер җиңеллек алып яшәдем. Бу шигыремне эш эшләгәндә дә, ял иткәндә дә еш кына күңелемнән кабатлап йөри идем. Олыгайган көннәремдә дә һәр көнне хәтеремдә яңартам”, - ди ул.
Ләгутә әби гомер буе колхозда хезмәт иткән. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормышка юл күрсәткән. Хәзерге вакытта ул улы Алмаз һәм килене Әлфинур тәрбиясендә гомер кичерә.
Бүген Ләгутә әби үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.
Акъәбине котларга якын туганнары, балалары җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов аны зурлап, изге теләкләрен юллады. Юбилярга Россия Президентының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән җылы тәбрикләү открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев