Дәвеш сәхнәсе бәйрәм көннәрендә буш тормаячак
Дәвеш авыл Мәдәният йорты директоры Рания Гобәйдуллина 23 февраль-Ватан сакчылары көне уңаеннан авыл халкы, мәктәп укучылары белән бергә зур мәдәни-ял-спорт чаралары программасы әзерләнүен хәбәр итә. -Сәхнәбездә бик еш чыгыш ясаучы Гөлгенә апа Исмәгыйлова, Фәһимә апа Хәсәнова, әниле-кызлы Гүзәлия белән Алия Латыйпова, Рания Халиуллина, Фәхри абый Закиров, Хәлим абый Садриев чыгышларын...
Дәвеш авыл Мәдәният йорты директоры Рания Гобәйдуллина 23 февраль-Ватан сакчылары көне уңаеннан авыл халкы, мәктәп укучылары белән бергә зур мәдәни-ял-спорт чаралары программасы әзерләнүен хәбәр итә.
-Сәхнәбездә бик еш чыгыш ясаучы Гөлгенә апа Исмәгыйлова, Фәһимә апа Хәсәнова, әниле-кызлы Гүзәлия белән Алия Латыйпова, Рания Халиуллина, Фәхри абый Закиров, Хәлим абый Садриев чыгышларын авылдашларым бик яратып тыңлый, алкышлый. Шашка, бильярд уеннары да авылда бик популяр, -ди яшь директор.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев