Дәвештә аш-суны бик тәмле пешерәләр
Дәвеш ашханәсе хезмәткәрләре, махсус белемле Алинә Идрисова, Халидә Лотфуллина, Эльвира Ибәтуллина санаулы урак көннәрендә эшкә бик иртә киләләр. Көн саен 60-70 кешелек аш-су әзерләнә. Кайнар ризыкны басу-кырларга Эльвира Ибәтуллина алып чыга. -Бик тәмле итеп ашаталар безне,-диләр игенчеләр. -3 тапкыр басуга кайнар ризык китерәләр. Үзләре баскан өй токмачы, майлы яңа бәрәнге...
Дәвеш ашханәсе хезмәткәрләре, махсус белемле Алинә Идрисова, Халидә Лотфуллина, Эльвира Ибәтуллина санаулы урак көннәрендә эшкә бик иртә киләләр. Көн саен 60-70 кешелек аш-су әзерләнә. Кайнар ризыкны басу-кырларга Эльвира Ибәтуллина алып чыга.
-Бик тәмле итеп ашаталар безне,-диләр игенчеләр. -3 тапкыр басуга кайнар ризык китерәләр. Үзләре баскан өй токмачы, майлы яңа бәрәнге боткасы, тәмле кәтлитләр, үләннәр дә кушылган чәй-компотларын бик ошатабыз. Рәхмәт үзләренә!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев