Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ел дәвамында чисталык бозучы 18 апаслыга протокол төзелгән

Район административ комиссиясе секретаре Илнара Хәмидуллина хәбәр итүенчә, ел дәвамында табигатьне саклау, экология инспекторлары барлык авыл җирлекләрнедә дә булып, чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен тупас бозучы 18 апаслыга протокол төзегән. Район башкарма комитетының моңа вәкаләте булган белгечләре ел дәвамында шундый 27 протокол рәсмиләштергән. Бу документларны административ комиссиянең 14 утырышында тикшереп, чисталык кагыйдәләрен...

Район административ комиссиясе секретаре Илнара Хәмидуллина хәбәр итүенчә, ел дәвамында табигатьне саклау, экология инспекторлары барлык авыл җирлекләрнедә дә булып, чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен тупас бозучы 18 апаслыга протокол төзегән. Район башкарма комитетының моңа вәкаләте булган белгечләре ел дәвамында шундый 27 протокол рәсмиләштергән. Бу документларны административ комиссиянең 14 утырышында тикшереп, чисталык кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә иң ким дигәндә 2 мең сумлык штраф салынган. Хәзер элеккечә беренче юлыга кисәтү чарасы закон буенча кулланыла алмый. Штрафлар җирле бюджетка керә һәм авыл җирлеге депутатлары карарына нигезләнеп урыннарда кулланыла.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев