29 декабрь 2017 яңалыклары
-
Апаста Германиядә хезмәт итүчеләрне котладылар
Татарстанда һәм Россиядә дә иң беренчеләрдән булып, Советлар чорында Германиядә-ГДР- чикләнгән Совет гаскәрләре контингент-төркемендә хезмәт итүчеләрнең иҗтимагый оешмасы безнең Апаста моннан ике ел элек оешты һәм ул бик матур гына яшәп, эшләп килә. -Бу иҗтимагый хәрәкәткә кушылучылар көче белән район үзәгендә, Батырлар аллеясында махсус обелиск-стела куелды һәм быел, Бөек Җиңүнең...
-
Күрше районда 55 яшьлек ир-ат янып үлгән
Янгынның башлангыч сәбәбе - мичнең төзек булмавы. Чүпрәле районының Иске Дуван авылында 55 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнлә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Иске Дуван авылының Тынычлык урамында 18нче йорт януы...
-
“Иң матур сын-бездә“ бәйгесе тәмам. Кем җиңүче?
"Иң матур сын-бездә" бәйгесенең җиңүчесе Гатауллин Илназ. Ул 420 тавыш җыйды. Котлыйбыз. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне юллыйбыз.
-
Район үзәк хастаханә, поликлиника Яңа ел көннәрендә нинди тәртиптә эшләячәк?
Сорауга районның баш табибы Алмаз Алиуллин болай дип җавап бирде: -Барлык райондашларымны, халык сәламәтлеге сафларында торучы хезмәттәшләрем һәм хезмәт ветераннарыбызны Яңа-2018 ел белән ихластан котлыйм. Яңа елга ныклы сәламәтлек, иминлектә аяк басыйк, хөрмәтле апаслылар! Беребезгә дә авырырга язмасын. Саулык-сәламәтлек барыбызга да гомерлек юлдаш булсын дип телибез. Инде дә килеп, авырып...
-
2017 елда республика торак пунктларының 373 урамында юлларга таш түшәлде
Быел юлларга таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. 2017 елда Татарсан Республикасы торак пунктларының 373 урамында таш җәю өчен 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы өч елда республикада барлыгы 900 чамасы чакрымга сузылган 2...
-
Ел дәвамында чисталык бозучы 18 апаслыга протокол төзелгән
Район административ комиссиясе секретаре Илнара Хәмидуллина хәбәр итүенчә, ел дәвамында табигатьне саклау, экология инспекторлары барлык авыл җирлекләрнедә дә булып, чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен тупас бозучы 18 апаслыга протокол төзегән. Район башкарма комитетының моңа вәкаләте булган белгечләре ел дәвамында шундый 27 протокол рәсмиләштергән. Бу документларны административ комиссиянең 14 утырышында тикшереп, чисталык кагыйдәләрен...
-
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт: Районыбызның 72 авылында һәм район үзәгендә барлыгы 55 мәчет, 3 чиркәү, ярты дистәгә якын кече часовнялар исәпләнә
-Бүген районыбызның 72 авылында һәм район үзәгендә барлыгы 55 мәчет, 3 чиркәү, ярты дистәгә якын кече часовнялар исәпләнә. Район хакимияте, урыннардагы җитәкчеләр барлык дин тарафдарларын, изге дини бәйрәмнәрне бертигез күрә. Төрле дини йолалар, табыннар үткәргәндә бик теләп булыша һәм ярдәм итә. Быел 5 райондашыбыз Хаҗда булып кайтты. Барлык райондашларымны да...