Электр счетчигын щитка урнаштыру – бик күп проблемаларны хәл итү “ачкычы“
Безнең илебездә килеп чыккан янгыннарның сәбәбен тикшергәннән соң, һәр бишенче очракның берсе электр җиһазларыннан чыгуы мәгълүм. Бу статистика һәркайсыбызга электр счетчигын һәм башка җайланмаларны куркынычсызрак урынга урнаштыру кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Кызганычка каршы, кайсыбер электриклар өйдәге электр җайланмаларын куркынычсызрак урынга урнаштыруны бик кирәксенмиләр. Шуңа күрә аларның "тәҗрибәсенә" бик ышанырга...
Безнең илебездә килеп чыккан янгыннарның сәбәбен тикшергәннән соң, һәр бишенче очракның берсе электр җиһазларыннан чыгуы мәгълүм. Бу статистика һәркайсыбызга электр счетчигын һәм башка җайланмаларны куркынычсызрак урынга урнаштыру кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Кызганычка каршы, кайсыбер электриклар өйдәге электр җайланмаларын куркынычсызрак урынга урнаштыруны бик кирәксенмиләр. Шуңа күрә аларның "тәҗрибәсенә" бик ышанырга ярамый. Андый электриклар янгыннан саклану җайланмасын (УЗО) һәм уткөчәйткечләре чикләүләре кирәклеге турында әйтеп бетермәскә мөмкиннәр. Йортлардагы күп кенә янгын очраклары, нәкъ менә иске электр счетчиклары яки электр чыбыкларының өйгә керү юлыннан килеп чыгалар да.
Йортка керә торган электр счетчигы куркынычсыз итеп урнаштыру ничек була соң? Әлеге сорауны иң нәтиҗәле һәм куркынычсыз хәл итү - электр энергиясен исәпли торган приборларны махсус щитларга (ящик)) урнаштыру. Заманча электр счетчикларының техник характеристикасы буенча, аларны минус 40 градустан плюс 70 градус температурага кадәр файдаланырга була. Мондый счетчик махсус саклагыч ящикка урнаштырыла. Бу саклагыч ящик су үтми торган, козыреклы итеп ясала, беркетелә. Электр счетчигы, күрсәткеч алу өчен калдырылган кечкенә тәрәзчеге булган панель белән ябыла. Автомат сүндергечләр өчен кирәк уентык та булырга тиеш. Тышкы ишеге резина тыгызлагычтан була, антивандаль йозак белән бикләнә. Счетчик щит-ящик белән йортның тышкы ягына урнаштырыла.
Сонгы вакытта абонентларның счетчикларыннан күрсәткечләрне алу (ярты елга бер тапкыр) ешайды, һәм шуның нәтиҗәсендә хезмәткәрләргә торак милекчеләре белән исәп приборларына кагылышлы мәсьәләләр турындагы сорауларны хәл итәргә туры килде. Ә бу үз чиратында кулланучыларыбызга уңайсызлыклар тудырды. Шуңа да, исәп приборлары махсус ящик (щитларда) булса, күрсәткечләрне дә бернинди каршылыкларсыз алырга мөмкин була. Йорт хуҗаларына да тыныч була, чөнки мондый очракта электр челтәре оешмасы хезмәткәрләре аларны борчымыйчы гына күрсәткеләрне ала алалар.
Үзегезне кызыксындырган мәгълүматлар белән безнең сайттан таныша аласыз: www.gridcom-rt.ru.
ОАО "Сетевая компания" үз кулланучыларына Контакт-үзәкнең яңа телефонын хәбәр итә: 800-2000-878. Татарстан Республикасы буенча шалтыратулар түләүсез.
И.Ф.Нәбиуллин,
ОАО "Электр челтәрләре" Буа электр челтәрләре" филиалының Апас РЭС инженеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев