Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Еллар аша яуланган хөрмәт

Татарстан Республикасының Атказанган Эчке эшләр хезмәткәре Рамил Хәбибуллин хокук саклау тармагына, әтисе Җәүдәтнең дәвамчысы булып, моннан 30 ел элек килә. Гади милиционер булып эшен башлап җибәрә ул. 4 елдан соң аны участок инспекторы итеп билгелиләр. Каратун участогында тәртип саклау эшенә зур өлеш кертә. Егетнең тәвәккәллеген, кыюлыгын, сынаулар алдында бирелеп калмавын...

Татарстан Республикасының Атказанган Эчке эшләр хезмәткәре Рамил Хәбибуллин хокук саклау тармагына, әтисе Җәүдәтнең дәвамчысы булып, моннан 30 ел элек килә. Гади милиционер булып эшен башлап җибәрә ул. 4 елдан соң аны участок инспекторы итеп билгелиләр. Каратун участогында тәртип саклау эшенә зур өлеш кертә. Егетнең тәвәккәллеген, кыюлыгын, сынаулар алдында бирелеп калмавын исәпкә алып, 1994 елда аны тагын да җаваплырак һәм һөнәри осталык таләп итүче вазифага - оператив хезмәткәр итеп күчерәләр. Җинаятьләрне кайнар эздән ачу, җинаятьчеләрне тоткарлау белән беррәттән профилактика эшләренә дә зур өлеш кертә ул. Күпьеллык тәҗрибәсе булган әтисенең, өлкән хезмәттәшләренең киңәшләренә таянып эшли. 1996 елда эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, 5 елдан соң Кайбыч районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 2011 елда җитәкче булып туган районына кайта. Шуннан бирле коллективны бер йодрыкка туплап, халык тынычлыгы, иминлеге өчен көч куя. Хезмәте җаваплы да, тынгысыз да. Еш кына салкын канлылык, җитдилек таләп итә. Ләкин аның мәрхәмәтлелек, гадилек кебек сыйфатларын һөнәр таләпләре генә җиңә алмый.
Хөрмәтле Рамил Җәүдәтович! Сез яшьләргә туры юл күрсәтәсез, һәрчак киңәшкә киләсез. Өлкән буыннан исә тәҗрибә ала, киңәш сорый беләсез. Коллективта эшләп, лаеклы ялга киткән өлкән хезмәттәшләр белән тыгыз элемтәдә торасыз. Алар хезмәт урыннарында еш кунак. Яшь буын белән очрашып, аларның фикерләрен, тормышка карашларын белүне дә бурычыгыз итеп саныйсыз. Коллективтагы һәркемгә карата да үз бәягез, үз фикерегез бар. Сезне олысы-кечесе хөрмәт итә. Халыктан рәхмәт сүзләренең еш килүе дә эшегезнең лаеклы нәтиҗәсе!
Рамил Җәүдәтович! Киләчәктә дә бергә, бердәм булып, зур уңышларга ирешеп эшләргә һәм яшәргә язсын! Тормыш иптәшегез Земфира белән тигез, матур гаилә кочагында, улыгыз, кызыгыздан яхшы хәбәрләр генә ишетеп, оныклар сөеп, саулык-сәламәтлек белән озын-озак яшәргә язсын сезгә!
Олы юбилеегыз котлы булсын!
Саулык, шатлык, сөю мәңге булсын.
Уңыш өсләренә уңыш өстәп,
Муллык өегезгә килеп торсын!
Балалардан игелекләр килсен,
Дусларыгыз сезгә тугры калсын,
Ел артыннан еллар гөрләп узсын,
Күркәм юбилеегыз котлы булсын!
Олы хөрмәт белән - район эчке эшләр бүлеге коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев