11 март 2018 яңалыклары
-
Каратун мәдәният йортында 8 Март бәйрәме уңаеннан зур концерт үтте
Биредә "Егетләр солянкасы" оештырылды. Ир-егетләр сәхнә түрендә хатын-кызларга булган хөрмәт һәм яратуларын тагын бер кат исбатладылар. Берсеннән-берсе матур чыгышлар белән сөендерделәр алар. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
-
Еллар аша яуланган хөрмәт
Татарстан Республикасының Атказанган Эчке эшләр хезмәткәре Рамил Хәбибуллин хокук саклау тармагына, әтисе Җәүдәтнең дәвамчысы булып, моннан 30 ел элек килә. Гади милиционер булып эшен башлап җибәрә ул. 4 елдан соң аны участок инспекторы итеп билгелиләр. Каратун участогында тәртип саклау эшенә зур өлеш кертә. Егетнең тәвәккәллеген, кыюлыгын, сынаулар алдында бирелеп калмавын...
-
Апас хоккейчылары Кукмарадан кубок белән кайтты
Кукмарада хоккей ярышлары узды. Биредә районның Т-34 командасы катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап, өченче урынга лаек булды һәм районга кубок белән, мактау грамоталары белән кайтты.
-
Апас мәктәбе укучылары “Ватан” бәйгесеннән уңыш белән кайтты
Апас урта мәктәбе укучылары "Ватан" бәйгесенең зона турында катнаштылар. Биредә Инзилә Вәлиуллина, Энҗе Шәйхиева беренче, Ислам Нуриев икенче урынны яулады. Шулай ук Энҗе Зыятдинова, Риназ Гыйбадуллин Дипломга лаек булдылар.