Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшле кеше ашлы була

- Авылыбыз зур түгел безнең, - ди Тәүгелде авылы бригадиры Илдар Зиннәтуллин. - 85 йортлы кечкенә генә авылыбызда 194 кеше яши. Бик тәвәккәл бездә халык, җир эшен, авыл тормышын яратып гомер итәбез. Авылдашыбыз фермер Галимҗан Сабиров гаиләсе моннан 5 еллар чамасы ук мини-ферма корып, дистәләгән баш терлек тота, үз җирен...

- Авылыбыз зур түгел безнең, - ди Тәүгелде авылы бригадиры Илдар Зиннәтуллин. - 85 йортлы кечкенә генә авылыбызда 194 кеше яши. Бик тәвәккәл бездә халык, җир эшен, авыл тормышын яратып гомер итәбез. Авылдашыбыз фермер Галимҗан Сабиров гаиләсе моннан 5 еллар чамасы ук мини-ферма корып, дистәләгән баш терлек тота, үз җирен аерып алып иген-печән үстерә. Үз ихатасында бишәр башка кадәр зур терлек тотучылар да бик күп. Расыйх Гаязов, Шамил Гыймадиев, Рафиз Бәдгиев, Нурания Галләмова, Рифгать Сөнгатуллин гаиләләре күпләп ит-сөт җитештерәләр. Хәзер ит-сөтнең сату бәяләре дә артты, кергән еллык керем гаилә янчыгына саллы акча өсти. Авылыбызда балта осталары да бик күп. Кырларыбыз да буш түгел, быел уртача уңыш гектардан 25 центнердан артык булды. Терлек азыгын ел ярымлык итеп әзерләдек. Авылыбыз да үсештә, бик матур мәчетебез бар, бер урамга таш юл җәелде. Урам утларын да карап кына торалар. Газ-уттан өзелгәнебез юк. Киләсе елда олы юлдан авыл үзәгенә кадәр асфальт юл кертергә җыеналар, кыскасы, киләчәгебез өметле безнең.

- Тормышта югалып калмаска гына кирәк, - дип бригадир сүзен җөплиләр авыл фермасы терлекчеләре Газинур Мөхәммәтҗанов белән Раиф Абдуллин. - Ферма мөдиребез Марсель Гаязов бик җайлы-15 кешелек коллективыбызда һәрберебезне тыңлый да, тыңлата да белә. Берара фермабыз терлекләре кимеп китте, инде шөкер, ай саен артуга бара. Быел, мәсәлән төп көтүгә 135 баш тана кушылды, 130 баш бозау алынды. Хезмәт хакыбыз савылган сөт, алынган бозауларга бәйле.

Шулай, эшле кешенең табыны ашлы, киләчәге өметле булырга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев