14 декабрь 2015 яңалыклары
-
Хыял
Бер мизгел эчендә без Бер-беребезне ошаттык. Бәскә төренгән бу көндә Бәхетне бергә таптык. Бәхет безнең чиксез иде, Шуңа да уйлап куям. Мин карашыңнан туңам, Карлы-бозлы җыр булам. Әкияттәгедәй бу төндә Икәү хыялга киттек - Бер-беребезне җитәкләп Җәннәткә барып җиттек. Ашадык без шунда алма Ике кешегә бүлеп. Шул чакта исебез китте...
-
Эшле кеше ашлы була
- Авылыбыз зур түгел безнең, - ди Тәүгелде авылы бригадиры Илдар Зиннәтуллин. - 85 йортлы кечкенә генә авылыбызда 194 кеше яши. Бик тәвәккәл бездә халык, җир эшен, авыл тормышын яратып гомер итәбез. Авылдашыбыз фермер Галимҗан Сабиров гаиләсе моннан 5 еллар чамасы ук мини-ферма корып, дистәләгән баш терлек тота, үз җирен...
-
Мәктәп Спартакиадасы дәвам итә.
Узган шимбәдә Апаста районның 12 тугыз еллык мәктәбе ир-егет укучылары командалары арасында баскетбол турниры үткәрелде. Каратун мәктәбе яшь баскетболчылары беренче, Апас мәктәбе командасы икенче, Биеш мәктәбе вәкилләре өченче, һәм бик күпләрне гаҗәпләндереп, Чирмешән мәктәбе командасы егетләре дүртенче урын яулады. Җомга көнне шушы ук спортзалда кыз укучылар арасында баскетбол буенча 9...
-
“Нәзер“ тамашачыга ошады
Район мәдәният йортында узган һәр чарада зал халык белән шыгрым була. 11 декабрь көнне биредә Туфан Миңнуллинның "Нәзер" спектакле булды. Гөлия Хәйруллина, Рамилә Вавилова, Альберт Сәләхетдинов, Айрат Айтуганов искиткеч оста уйнап, әсәрне бөтен барлыгы белән ачып бирделәр. Спектакль тәмамлангач та тамашачы бик озак алкышлады аларны. Молодцы, булдырасыз!
-
Бәла – аяк астында
Кичә, 13 декабрьдә, Казанның Ямашев проспектында урнашкан мәгълүм бер сәүдә үзәгендәге эскалатордан ир-ат егылып төшеп үлгән. Гадәттән тыш хәл кичке сәгать 6лар тирәсендә булган. 1961 елгы ир-ат 3 каттан ни сәбәпледер югарыга хәрәкәт итүче эскалатордан төшәргә булган һәм аска мәтәлгән. Алай гына да түгел, ул астагы кеше өстенә егылган. Югарыдан...
-
“Мурзик“ юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә
Акхуҗа "Әкият" балалар бакчасында балаларны юлда, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан, "Мурзик на прогулке" дигән тема буенча чара үткәрелде. Әлеге чарада бакчага йөрүче нәниләр һәм беренче сыйныф укучылары катнашты. Балалар шигырь-җыр, уеннар аша юл кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Район мәгариф бүлеге белгече Ләйлә Әхмәтҗанова һәм ЮХИДИ инспекторы...