Җәмгыять
Эшли алмаучы туганнарын караган апаслылар өчен айлык түләүләр каралган
Район пенсия фондында хәбәр итүләренчә, беренче группа инвалидларны, балачактан инвалидларны, 18 яшькәчә булган инвалид балаларны һәм 80 яшьтән узган яисә дәвалау учреждениесе тарафыннан даими карауга мохтаҗ дип билгеләнгән өлкәннәрне караучы һәм беркайда да эшләмәүче райондашлар айлык компенсацион яисә айлык түләү алуга хокуклы.
Компенсацион түләүнең күләме 1200 сумны тәшкил итә. Инвалид...
-
Район пенсия фондында хәбәр итүләренчә, беренче группа инвалидларны, балачактан инвалидларны, 18 яшькәчә булган инвалид балаларны һәм 80 яшьтән узган яисә дәвалау учреждениесе тарафыннан даими карауга мохтаҗ дип билгеләнгән өлкәннәрне караучы һәм беркайда да эшләмәүче райондашлар айлык компенсацион яисә айлык түләү алуга хокуклы.
Компенсацион түләүнең күләме 1200 сумны тәшкил итә. Инвалид бала яисә балачактан беренче группа инвалид тәрбияләүче, аны караучы, беркайда да эшләмәүче ата-аналар (опекуннар, попечительләр) өчен ул 5500 сум каралган. Түләүләр гариза нигезендә билгеләнә. Шуңа күрә мондый төр түләүләрне алу өчен вакытында район Пенсия Фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Караучы кеше эшкә яраклы һәм беркайда да эшләмәскә тиеш. Пенсионерлар, эшсезлек буенча пособиеләр алучылар каралмый. Туганлык мөнәсәбәтләре һәм бергә яшәү мөһим түгел.
Эшли алмаучы гражданнарны карау вакыты караучының иминият стажына керә.
Әгәр карау туктатылган яки караучы эшкә урнашкан, яисә аңа пенсия, эшсезлек буенча пособие билгеләнгән икән, ул кичекмәстән, киләсе эш көненнән дә соңга калмыйча, компенсацион түләүне туктату турында район Пенсия Фондына хәбәр итәргә тиеш. Хәбәр итмәгән очракта караучыга түләнгән акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев