19 февраль 2018 яңалыклары
-
Эшли алмаучы туганнарын караган апаслылар өчен айлык түләүләр каралган
Район пенсия фондында хәбәр итүләренчә, беренче группа инвалидларны, балачактан инвалидларны, 18 яшькәчә булган инвалид балаларны һәм 80 яшьтән узган яисә дәвалау учреждениесе тарафыннан даими карауга мохтаҗ дип билгеләнгән өлкәннәрне караучы һәм беркайда да эшләмәүче райондашлар айлык компенсацион яисә айлык түләү алуга хокуклы. Компенсацион түләүнең күләме 1200 сумны тәшкил итә. Инвалид...
-
“Кояшкай“ балалар бакчасында семинар узды
"Кояшкай" балалар бакчасында балаларны ике телгә өйрәтү буенча районкүләм семинар-практикум узды. Тәрбиячеләр яңа алымнар кулланып тел үстерү юнәлешендә эшләүне кызыклы һәм файдалы мастер-класслар аша күрсәттеләр. Килүче кунаклар биремнәр эшләделәр, шөгыльләрдә катнаштылар. Укытучы Фирүзә Сәлимуллина тел үсешендә кимчелекле балалар белән эшләү буенча киңәшләр бирде, методик кулланма тәкъдим итте.
-
Апаста гармунчылар фестиваль-бәйгесенең зона туры уза
24 февральдә район мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры уза. Биредә тирә-күрше районнардан гармунчылар катнаша. Районыбыз гармунчылары да әзерлек эшләре алып бара. Башлана 10.00 сәгатьтә. (0+)
-
Янгыннан зыян күргән, ачы югалтуларга дучар булган ханымга ярдәм кирәк
Бәла-каза көтмәгәндә килә. Кем капкасын кайчан кагасын да алдан белеп булмый. Ялкын телләре бер мизгел эчендә барысын да юк итәргә сәләтле. 17 февраль көнне Каратун станциясендә торак йортта янгын чыга. Янгынны сүндерү вакытында йорт эчендә ике кеше калуы ачыклана. Янгын сүндерүчеләр, җаваплы белгечләр, медицина, полиция хезмәткәрләре бер йодрык булып эшли....
-
Иске Әнәлелеләр авылдашлары Гөлнур Айзатуллованың китап тәкъдим итү кичәсендә булып кайтканнар
Узган җомгада Иске Әнәлелеләр клуб мөдире Альмира Терехова Буа шәһәренә Гөлнур Айзатулованы китап тәкъдим итү кичәсенә булып кайтканнар. - Гөлнур апаның "Бәхет кошы" дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе искиткеч матур узды. Гөлнур апа бер төркем авылдашларын, дусларын, күршеләрен күреп бик шатланды, - дип яза Альмира Терехова үзенең социаль челтәрендә.
-
Иске Йомралы мәктәбендә Әлифба бәйрәме узды
Әлифба китабы - белемнең тәүге баскычы, гыйлемнең чишмә башы. Кеше кем генә булмасын - сыер савучымы, очучымы, шофермы, укытучымы, табибмы, барысы да - мәктәптә беренче тапкыр кулына әлифба китабы ала һәм китаптан хәрефләр, иҗекләр, сүзләр өйрәнә. Шуңа да Әлифба китабын тәмамлагач Иске Йомралы мәктәбендә аны хөрмәтләп Әлифба бәйрәме үткәрелде.