Әфган җиреннән, утлы сугыш эченнән, Ватаныбызның соңгы солдаты чыгарылганга 29 ел вакыт узган
Тау-ташлар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар, Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, хезмәт иткән җирләрендә башларын салган, тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әти-әниләре,тормыш иптәшләре, елдагыча, район үзәгенә очрашуга җыелдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина чыгыш ясап, киләчәктә...
Тау-ташлар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар, Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, хезмәт иткән җирләрендә башларын салган, тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әти-әниләре,тормыш иптәшләре, елдагыча, район үзәгенә очрашуга җыелдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина чыгыш ясап, киләчәктә сәламәтлек, мул тормыш, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләделәр. Аннан соң Мемориалга, кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр өчен куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, бер минут тынлык белән ятып калган дусларын искә алдылар. Истәлекле фотога төшкәннән соң барысы бергә аграр көллияткә юл алдылар. Аграр көллияттә мул сыйлы табын артында кунак булдылар. Вафат булучыларның якыннарына күчтәнәч пакетлар таратылды.
Айрат Аминов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев