Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадел, гади, өлгер һәм намуслы Дания ханым

Дания Сафина 35 ел район кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып эшләде. Бервакыт, мине райпо җитәкчесе итеп билгеләгәч, Апастагы кибетләр белән танышып йөргәндә, бәясе төшкән әйберләр кибетенә кереп искиткеч тамашага очрадык. Кибет ягылмый икән, бинасы яраксыз. Кибетче Дания ханым безне елмаеп каршы алды, товарлары идәннән түшәмгә кадәр тыгызлап тутырылган. Үзе тышлы тун...

Дания Сафина 35 ел район кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып эшләде. Бервакыт, мине райпо җитәкчесе итеп билгеләгәч, Апастагы кибетләр белән танышып йөргәндә, бәясе төшкән әйберләр кибетенә кереп искиткеч тамашага очрадык. Кибет ягылмый икән, бинасы яраксыз. Кибетче Дания ханым безне елмаеп каршы алды, товарлары идәннән түшәмгә кадәр тыгызлап тутырылган. Үзе тышлы тун кигән, мамык шәл бәйләгән. Чөнки биредәге салкынлыкка башкача түзеп булмый. "Ничек эшлисез, түзәсез" дип кызыксынуыбызга ул, "без өйрәгән инде, нишлисең бит, башка чара юк", дип җавап бирде. Берничә көн үтүгә үзен товарлары белән универмагка күчердек, ә кибет бинасын сүтеп чүплеккә түктек. Менә шул көннән бирле мин аны яхшы беләм. Ул шуннан бирле сәүдә эшендә булды - гади, гадел, кешелекле, намуслы, өлгер кибетче булып Апас халкына хезмәт итте. Сатып алучыларны һәрчак якты йөзе, тәмле теле белән каршы алып, елмаеп озатып кала иде. Ул вакыт белән бервакытта да санлашмады, иртән ярты сәгать алдан килеп, эш сәгате беткәч тә ярты сәгать соңга калып эшли иде. Халык ихтирамын да яулады, җитәкчеләр белән дә уртак тел таба белә иде. Пенсиягә чыккач та тугыз ел хезмәт итте. Хезмәте дә уңай бәяләнде, аңа Рәсәй Федерациясенең "Сәүдә отличнигы" дигән исем бирелде, ул мактаулы хезмәт ветеранына лаек булды. Бик күп мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе дә Дания ханым. Аның урыны һәрвакытта да президиумда иде.

Дания ханым Рәүхәт абый белән бер ул, ике кыз үстерделәр, һәрберсе югары белемле, үз тормышлары белән яшиләр. Оныклар дәү әти белән дәү әнине сөендереп торалар. Ә яннарындагы кызлары Луиза уңышлардан-уңышларга ирешеп гел шатландырып тора.

Дания ханым! Ходай биргән гомерне тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, оныкларыгызның бары тик сөенечләренә генә шатланып яшәргә язсын. Юбилеегыз мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев