Гаделҗанның уңышлары бик күп
1995 нче елдан язмышымны балалар белән белән бәйләдем. Менә инде 23 ел Иске Йомралы урта гомумбелем бирү мәктәбендә укытучы булып эшлим. Шушы еллар дәверендә сыйныф җитәкчесе булып эшләү дә күп тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Бүгенге көндә 6 нчы сыйныфны җитәклим. Зур түгел безнең бу сыйныфыбыз: Галиакберов Наил, Мөхәммәтшин Ислам, Каюмов...
1995 нче елдан язмышымны балалар белән белән бәйләдем. Менә инде 23 ел Иске Йомралы урта гомумбелем бирү мәктәбендә укытучы булып эшлим. Шушы еллар дәверендә сыйныф җитәкчесе булып эшләү дә күп тәҗрибә тупларга ярдәм итте.
Бүгенге көндә 6 нчы сыйныфны җитәклим. Зур түгел безнең бу сыйныфыбыз: Галиакберов Наил, Мөхәммәтшин Ислам, Каюмов Гаделҗан, Абдулова Алисә минем һәм мәктәбебез мактанычы ул!
Шушы укучыларымның берсе - Каюмов Гаделҗан турында аерым сөйләп китәсем килә. Ул бик актив - уз куллары белән төрле уенчыклар ясарга ярата, кечкенә моторлар куеп, уенчык- самолет, вертолетлар, машиналар, кечкенә көймәчек модельләре ясап килеп, мәктәптә балаларны шаккаттыра. Татарча милли көрәшләргә барып, призлы урыннар яулый, медальләргә лаек була, хоккейны, бадминтонны, шашка уеннарын бик ярата. Барлык укучылар да актив булып, хезмәтне яратып, спортны үз итсәләр, тырыш һәм тәртипле булырлар иде. Гаделҗанга укуда да зур уңышларга ирешүен, әти - әнисенең, күршеләренең, авылдашларының аның уңышлары белән горурлануларын телим.
Сыйныф җитәкчесе - Лилия Абдулова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев