Гөлсинур Садыкова озак еллар фермада эшли. Ферма ябылгачтын почтага эшкә килә
– Эш кая да җиңел түгел инде. Почтада бигрәк тә җаваплы. Беренчедән халык белән уртак тел табарга, икенчедән түләү, сату эшләре уяулыкны сорый. Җитәкчебез Зөлфия Вәлиәхмәтова, Зөһрә апа белән Флера бик әйбәтләр. Ике елдан бирле ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торалар, - ди Гөлсинур.
Чирмешән авылында 55 “Йолдыз” газетасы яздыруга да ирешкән ул. Пенсия, субсидияне дә вакытында тарата. Авылда өч кибет эшләп торуга карамастан товар сату буенча да планнарын үтәп бара.
– Җитәкчебез һәрбер эшне вакытында эшләүне таләп итә. Шуңа да халык матбугатка да күпләп языла, товарын да ала. Барысына да рәхмәт. Түләүләрне почтага килеп түлиләр. Мин килә алмаучыларга барып алып киләм, - дип халыкка рәхмәтләрен ирештерә Гөлсинур.
Үз һөнәренең остасы булган, бик аз гына хезмәт хакына күп төрле эш башкаручы ханымнарга рәхмәтемне ирештерәм, уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев