25 февраль 2024 яңалыклары
-
Олы Бакырчы мәдәният йорты каршында эшләп килүче
“Сердәш” фольклор ансамбле 10 яшьлек юбилеен каршылады Әлеге уңайдан мәдәният йортында юбилей концерты узды.
-
Әлмәндәрдә гаиләләр зирәклектә сыналган
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Әлмәндәр мәдәният йортында «Башваткыч» уены узды.
-
Күз авыртканда укроп булыша
Укроп күңел болганганда булыша.
-
Машина йөртүчеләр өчен ДОГА
«Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Бисмилләәһи мәҗрээһәә вә мүрсәәһәә иннә раббии ләгафүүрур-рахиим».
-
Гөлсинур Садыкова озак еллар фермада эшли. Ферма ябылгачтын почтага эшкә килә
– Эш кая да җиңел түгел инде. Почтада бигрәк тә җаваплы. Беренчедән халык белән уртак тел табарга, икенчедән түләү, сату эшләре уяулыкны сорый. Җитәкчебез Зөлфия Вәлиәхмәтова, Зөһрә апа белән Флера бик әйбәтләр. Ике елдан бирле ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торалар, - ди Гөлсинур.
-
Чирмешән бүлекчәсендә эшләүче хат ташучыларның авыр сумкаларында ниләр генә юк: газета-журналлары, хаты, утка-суга, торак өчен тәләү квитанцияләре, пенсия, субсидия тарату, товар сату да аларның вазыйфасына күчте
Багыш авылында туып-үскән, шунда ук төпләнеп калган Флера Сахаутдинова 33 елдан бирле хат ташучы булып эшли. Урта мәктәпне тәмамлагач Казанга китеп карый. Авыл егетенә тормышка чыккач туган авылына кире кайта ул.