Чирмешән бүлекчәсендә эшләүче хат ташучыларның авыр сумкаларында ниләр генә юк: газета-журналлары, хаты, утка-суга, торак өчен тәләү квитанцияләре, пенсия, субсидия тарату, товар сату да аларның вазыйфасына күчте
Багыш авылында туып-үскән, шунда ук төпләнеп калган Флера Сахаутдинова 33 елдан бирле хат ташучы булып эшли. Урта мәктәпне тәмамлагач Казанга китеп карый. Авыл егетенә тормышка чыккач туган авылына кире кайта ул.
– Кайткан көннән бирле почтага эшкә килдем. Фазилә апаның эшен дәвам итеп калдым. Багыш авылында 20 “Йолдыз” яздырам. 95 пенсионерга пенсия, субсидия таратам. Газета-журналларны вакытында китерәм, шуңа да авылдашлар күпләп язылалар. 5-6, хәтта 7 газетага язылучылар да бар. Район газетасын иң беренчеләрдән булып, акция вакытында ук яздырып куябыз, - ди Флера.
Тагын бик зур эш йөкләнгән бит әле аларга: ул да булса, йортларга кереп товар, вак-төяк әйберләр сату эше.
– Машинада йөргәч товарны алып кайту җиңелрәк. Пенсия биргәндә товарларны күтәреп керәм. Кибеткә бара алмаган ялгыз кешеләр дә бар бит. Безнең хәлне аңлап, үзләренә кирәген сайлап алалар. Авыл халкына рәхмәттән башка сүз юк, - ди ул.
Бүгенге көннең хат ташучысын авылның тоткасы дияргә дә буладыр. Чөнки төрле вазыйфаларны зур төгәллек белән башкару өчен көч куялар. Олы яшьтәге ялгыз гомер итүчеләрнең ярдәмчесе булуларын да искә алсак, аларга һәйкәл куярлык.
– Хәзер телефон заманы бит. Авыл группаларына язам да, клубта түләү квитанцияләрен җыеп алам. Почтага алып килеп түләгәч, киредән таратам. Килә алмаучыларның өйләренә барып алам. Аңлашып эшләгәндә һәрбер эшне җайлап була, - ди Флера.
Флера Сахаутдинова тормыш иптәше белән авылда терлекләр, кош-кортлар асрап көн күрәләр. Гомумән, булган кеше барына да өлгерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев