Апас егетләре - шәхси эшмәкәр Илдар Нәбиуллин, Җәмигъ мәчете имамы Фәргать Мотыйгуллин, махсус хәрби операция ветераны Дамир Мөбәриев махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк алып барды.
Алар егетләр белән күрешеп, туган якның сәламнәрен, күчтәнәчләрен тапшырып, исән-имин кайтып җитте.
-Егетләр белән очраштык, барлык әйберләрне, машинаны тапшырдык. Зур рәхмәтләр әйтеп, бик канәгать калдылар. Безнең төп максат - егетләргә аларның безгә ни кадәрле кадерле булуларын аңлату, алар өчен борчылу, сагынуыбызны җиткерү, һәрчак ярдәмгә әзер торуыбызны белдерү иде. Барлык кирәкле әйберләр кыска вакыт эчендә җыелды. Без райондашларның, халкыбызның ни кадәрле бердәм булуын аңладык. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинга, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район халкына, көмеш волонтерларга зур рәхмәт, - ди Илдар Нәбиуллин.
Нет комментариев