Апаста кабат «Тоннель» профилактик чарасы узды. Районның ДАИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә иртәнге сәгать 7дән сәгать 9га кадәр Апас-Каратун юлында эшләде.
Иртәнге сәгатьләрдә үк 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган.
“Ике машина штраф стоянкасына ябылды. Транспорт ияләре законсыз рәвештә машиналарын үзгәртергә карар кылган. Шулай ук техосмотр узмаучылар, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр, укылышсыз дәүләт номеры белән йөрүчеләр һәм транспорт йөртү хокукы булмаган хәлдә руль артына утыручылар бар”, - ди ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Әнис Гобәйдуллин.
Рейдлар дәвам итә. Чираттагы “Тоннель” кайчан булачагын “Апастово-информ” сайтыннан һәм социаль челтәрләрдән күзәтеп барырга мөмкин.
Нет комментариев