Салмыш хәлдә руль артына утырган 4 машина йөртүчегә карата җәза бирелгән.
Соңгы вакытта район җәмәгать судында административ хокук бозу – салмыш хәлдә машина йөртү очрагы буенча 4 эш каралган. Р. Абделхаков, И. Нургалиев, Б. Садретдинов, В. Давыдова суд каршына басып, ялгыш гамәлен таныган. Суд тарафыннан алар 45 мең сум штраф һәм 18 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Кызганыч, салмыш руль артында йөрүчеләр арасында гүзәл затлар – хатын-кызлар да очрый.
Бу хакта район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итте.
Нет комментариев