Апаста махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Җәмгыять һәм без

Апаста махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

25 ноябрьдә районнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк.

Хәзерге вакытта хәрбиләрдән бик күп үтенечләр килә. Гуманитар ярдәм алар ихтыяҗын исәпкә алып туплана. Сездән кирәкле ярдәм җыюга актив кушылуыгызны сорыйбыз. Аеруча квадрокоптерлар, дроннар, антидрон одеяллар, генераторлар, көрәкләр, шуруповертлар, бораулар, бензопычкылар, OСБ плитәләр, электр кабельләре, капчыклар, полиэтилен, перчаткалар, газ баллоннары, җылы кием, гигиена чаралары, озак вакыт сакланучы азык-төлек продуктлары, гомуми кулланыштагы медикаментлар кирәк.

Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.

Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы). Картага бәйләнгән телефон номеры - 8 903 062 08 08.

Югары Ындырчы авылы волонтерлары да хәрбиләргә ярдәм эшен дәвам итә. Алар тырышлыгы белән 2 маскировка челтәре үрелгән, 21 контейнер кул токмачы тутырылган. Шулай ук үз бакчаларында үстерелгән яшелчәләр, азык-төлекләр китерүчеләр дә бар. Бердәм авылдашлар ярдәме белән җыелган ярдәм “Алга” яшүсмерләр клубына тапшырылды.


Нет комментариев