Чүрибурашта изге күңелле авылдашлар Дамирә Сәгъдиева, Фәүзия Заһретдинова хәрбиләргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Бу юлы алар егетләргә өйләрендә баллы чәк-чәкләр әзерләгәннәр.
Татлы күчтәнәчләрен алар махсус хәрби операциядә катнашучы, кыска вакытлы ялга кайткан авылдашлары Айрат Гыйсмәтуллинга тапшырганнар. Чәкчәкләр янына авыл волонтерлары тарафыннан тутырылган шифалы үлән чәйләрен дә куйганнар.Чүрибураш авылы егете Айрат Гыйсмәтуллин илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, махсус хәрби операциягә китә. Дүрт елдан артык Ил иминлеге сагында ул. Гаиләсе, туганнары, балалары белән элемтәдә булырга тырыша, кыска вакытлы ялларга да кайта. Гаиләсе, туганнары аны һәрвакыт сагынып, каршы ала. Бертуган энекәшләре һәм сеңелесе дә өзелеп торалар. Ялдан киткәндә исә Айратны озатырга авылдашлар, күршеләр дә җыела. Һәркем аның исән-сау әйләнеп кайтуын тели. Айрат татлы күчтәнәчләрен бик сөенеп кабул иткән.
- Туган яктан килгән һәр күчтәнәч безнең өчен бик кадерле. Өйдә пешерелгән ризыклар аеруча тәмле, күңелгә якын бит. Без алар аша туган якның җылысын тоябыз дип, кабул итте Айрат күчтәнәчләрне, - ди Дамирә апа Сәгъдиева.
Чүрибураш авылында апалар һәм кызлар берләшеп хәрбиләргә ярдәм итү эшен оештырганнар. Дамирә апа Сәгъдиева, Фәүзия апа Заһретдинова һәм Дания апа Хисамова башлаган изге эш дәвамлы булып, зуррак колач алган. Апалар һәм кызлар буш вакытларында авыл мәчетенә җыелып, шифалы үлән чәйләре тутыралар. Дамирә апа Сәгъдиева һәм Фәүзия апа Заһретдинова моннан тыш өйләрендә чәкчәкләр дә пешерәләр.
- Чәк-чәкләребезне изге теләкләребезне тели-тели пешерәбез. Чын күңелдән башкарабыз. Авылдашлар да ярдәм итә. Кайчан пешерәсез, дип торалар. Балын, йомыркасын китерәләр. Чәкчәк пешерүнең бернинди авырлыгы юк. Егетләр генә исән-сау булсын. Дөньялар тынычланып, туган нигезләренә әйләнеп кайтсыннар иде,- ди алар.
Нет комментариев