2026 елның декабрь ахырында кайбер балалар пособиеләре гыйнварны көтмичә күчереләчәк.
Бу 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие, яшь ярымга кадәр бала карау түләүләре, хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособие, шулай ук ана капиталыннан айлык түләүләргә кагыла.
Акча банк картасына алучыларга декабрь ахырында киләчәк. Почта аша алучыларга түләү вакытын үз бүлекчәләрендә ачыкларга кирәк. Гыйнвар пособиеләре февральдә гадәти график буенча түләнәчәк.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев