Районда Каз өмәләре башланып китте. Ул быел 5 зонада узачак һәм 11 декабрьдә районкүләм Каз өмәсе белән тәмамланачак.
(18 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Каз өмәсе – татар халкының борынгыдан сакланып килгән йолаларының берсе. Районда Каз өмәләре, традиция буенча, һәр елны уза. Соңгы елларда аны зоналарга бүлеп уздырабыз. Быел да капка төбендә, чишмә буйларында, хуҗалыкларда уздыру тәкъдим ителде. Беренче Каз өмәсен Олы Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз авыл җирлекләрендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре башлап җибәрде”, - ди район мәдәният йорты хезмәткәре Айрат Гайнетдинов.
Каз өмәсе Түбән Барыш авылында яшәүче Фәнис һәм Ләйсән Зарифуллиннар хуҗалыгында узды. Хуҗабикә Ләйсәннең хезмәттәшләре – Олы Болгаер, Кече Болгаер, Борнаш, Әлмәндәр, Әҗем, Зур Күккүз, Кече Күккүз, Шонгаты авыллары мәдәният йортлары, клублары мөдирләре һәм китапханәчеләр җыелган иде. Шулай ук авылдашлары да милли йолага килгән. Күмәкләп каз йолку, каурый сибү йолалары яңарды, җыр-моңнар яңгырады. Авыл урамнары буйлап җырлашып, чишмәгә каз йолкырга барган күренеш авыл өлкәннәрен яшьлекләренә алып кайтты.
Каз өмәләре Чүрибураш, Үтәмеш, Түбән Биябашы, Шәмәк авылларында узачак.
Нет комментариев